Акбүредә үзара салым акчаларының төп өлеше авыл халкының иң зур проблемасын хәл итүгә файдаланыла - бу юллар. Өч ел эчендә өч урамны (Яшьләр, Октябрь һәм Комсомол) төзекләндерә башлыйлар. Сөлчәбашта, бәхеткә, юл бар, шуңа да анда үзара салым акчаларына чишмә төзекләндерелә (эшләр әле төгәлләнмәгән һәм 2018 елда да дәвам иттерелә), балалар мәйданчыгы төзелгән: койма ясалган, яктырткычлар куелган, инде эскәмияләр дә әзер, аларны урнаштырасы гына калган. Киләсе елда мәйданчык таган, карусель һәм куркынычсыз уеннар өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылачак.
Сөлчәбаш авылында яшәүче Илһамия Фәтхетдинова балаларның зур түземсезлек белән уен почмагы ачылуын көтүләре, ә зурларның төзекләндерелә торган чишмәгә сөенүләре турында сөйләде. Киләсе елга чишмәгә төшү (баскычлы) юлын җиһазлау өчен кирәкле сумманы җыя алырбыз дигән өмет белән яшәүләрен дә белдерде.
- Чыннан да, үзара салым акчаларын вакытында түләп, без авылны төзекләндерүдә зур өлеш кертәбез, - диде Илһамия.
Акбүредә Комсомол урамында яшәүчеләр үзләренең юлларын төзекләндерә башлаганнарына шатланалар. Быел нибары 140 метр арага гына вак таш салганнар, тик күпер артында түбәнлектәге менә шушы ара һава торышы бозылганда үтеп йөрмәслек булган.
Авылда яшәүче Сәет Шәйхетдинов әлеге проблема гомер буена җитәрлек булды, ди. Хәзер ул хәл ителгән инде.
- Монда юл начар булу гына түгел, ул бөтенләй юк иде, - дип сөйли Дания Мусина, - шуңа күрә шоферлар үзләренең автомобильләрен күпер артында калдыра иделәр. Без Акбүрегә яшәргә дип шәһәрдән кайттык, юллардан кала, монда безгә бар нәрсә дә ошый. Башка урамнардагы юлларны төзекләндерүгә дә үз өлешебезне бер дә кызганмый кертәчәкбез.
- Менә шушы участоктан башлап җирле мәчеткә кадәр булган юлга вак таш салынасы ара 300 метр. Киләсе елда шунда вак таш саласы иде, - ди Дания ханымның тормыш иптәше Сәлихҗан абый.
Әмма АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов: "Яхшы булыр иде дә бит, тик 2018 елда безнең план буенча Яшьләр урамына вак таш салу тора. Үзара салым акчалары хисабына андагы эшләрне без алдагы елларда гына дәвам иттерә алачакбыз: бу эшләр бик кыйммәткә төшә. Әле бит без үзара салым акчаларын юлларны кардан чистартуга (быел моңа 50 мең сум салынган), суэтем башняны, сак зонасы коймаларын ремонтлауга да файдаланабыз. Ә үзара салым буенча җыем бездә зур түгел: 2015 елда 115 мең сум (республикадан бирелгәне белән 575 мең сум булды), 2016 елда - 139 мең сум (республиканыкы белән 695 мең сум), ә быел - 130 мең сум (республикадан бүлеп бирелгән белән - 650 мең сум) булды. Җыелган акчалардан максатчан файдалануда бернинди дә шикләнүләр булырга тиеш түгел, чөнки барлык эшләр план нигезендә башкарыла, смета документлары әзерләнә, акчаның һәр 1 сумы ничек тотылуы хәл ителә.
19 ноябрьдә үзара салым буенча без референдум үткәрәчәкбез, һәм безнең җирлектә яшәүчеләр үзара салымга "Әйе" дип тавыш бирерләр һәм үз өлешләрен үзвакытында кертерләр дип ышанам, - ди.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев