Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика программалары гамәлдә

Безнең районда агымдагы елда да җәмәгать киңлекләренә, терлекчелек биналары, юллар, торак, социаль объектларга һ.б. капремонт, төзелеш буенча 20 дән артык республика программасы эшләячәк. Әлеге максатларга капитал салу күләме 100 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.

Төзелеш һәм капремонт нинди күләмдә алып барылачак – әлеге сорауларга район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов җавап бирә.
- Республика программалары буенча нинди объектлар төзеләчәге һәм күпме акча бүлеп биреләчәге хәзер, мөгаен, билгеледер инде?
- Әйе, финанслау күләме билгеле, подрядчылар да билгеләнгән, инде кайбер эшләр башланды.
- Социаль объектлар төзелеше һәм капремонт турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
- Төзелештән башлыйк, Екатериновка авылында территориясе төзекләндерелеп яңа ФАП төзеләчәк. Подрядчы билгеләнгән, әлеге максатларга 2,9 млн. сум бүлеп биреләчәк.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше дә дәвам иттереләчәк. Быел шундый мәйданчык Екатерина Бистәсендә пәйда булачак (финанслау 2,8 млн. сум тәшкил итә).
Күп социаль объектларга капиталь ремонт ясалачак. Алар арасында Акъяр һәм Зирекле АМЙ га, Яңа Чишмәдә гимназиягә һәм урта мәктәпкә, “Факел” балалар лагеры, Черемуховода “Березка”балалар бакчасы, Тубылгы Тауда һәм Архангел Бистәсендә авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарына капиталь ремонт  эшләре. Акбүре һәм Шахмайдагы модульле кибет территорияләрен төзекләндерү дә планлаштырыла.
- Районда эшләр нинди торак төзелеше программалары буенча алып барылачак?
- Монда берничә бүлекчә бар. Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча программага Яңа Чишмәдә Чернышевский урамындагы 25 нче һәм Совет урамындагы 62 нче йортлар керде. Капиталь ремонтлауга 4 млн. сумнан артык акча бүлеп бирү каралган. “Көнбатыш” микрорайонында ятим балалар өчен дүрт йорт төзү планлаштырыла.
Шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен аренда тораклары төзү дә дәвам итәчәк. Район үзәгендә - 3 (“Козлова М.И.” һәм “Вәлиев Ф.Р.” КФХ өчен), Черемухово Бистәсендә – 2 (“Кулон” а/ф өчен), Шахмай һәм Акъярда берәр (“Агро-Основа” ҖЧҖ өчен) йорт төзү планлаштырыла. Подрядчылар билгеләнгән – бу безнең төзүчеләр: Шәүкәт Сабиров, Мио Манукян һәм “БлокСтрой” ҖЧҖ.
- Коммуналь хуҗалык, электр белән тәэмин итү өлкәсендә нинди төр эшләр алып барылачак?
- Район үзәгендә биологик чистарту корылмаларын капиталь ремонтлау (моңа 43 млн. сум акча бүлеп биреләчәк) дәвам итәчәк, урам яктырткычларын торгызу программасы буенча район үзәгендә, Красный Октябрь, Чуаш Чабаксары, Рус Чабаксары, Екатериновка, Петропавел Бистәсе, Акбүре, Сөлчәбаш һәм Андреевка авылларында эшләр планлаштырылган (моңа 2,5 млн. сум бүлеп бирелә). “Чиста су” программасы буенча Тубылгы Тауда 1,5 км озынлыктагы суүткәргеч сузылачак һәм Рус. Чабаксарында да 1,5 километрга суүткәргеч төзү проектланачак.
Авыл җирлегендә юллар торышы һәрчак иң әһәмиятле мәсьәлә булып тора – бу мәсьәләләр районда үткән халык җыеннарында да күтәрелде.
- Агымдагы елга ниләр планлаштырылган?
- Иң күп акча юл төзелешенә китәчәк. Агымдагы елда әлеге максатларга 48 млн. сум тирәсе бүлеп бирелә. Яңа Чишмәдәге (Чернышевский, Урман, Совет урамнары, Кояшлы һәм Колхоз тыкрыклары) һәм Архангел Бистәсендәге (Пушкин урамы) юл- урам челтәрләренә ремонт ясалачак, Волчья Бистәсе, Красный Октябрь, Петропавел Бистәсе, Чертуш һәм Тубылгы Тауда вак таш-комлы катнашма салу планлаштырылган. Юл фонды акчасына (12,9 млн. сум) район үзәгендәге Гагарин, Ленин һәм Совет урамнарында, Зирекледә 1 Май урамында һәм Акъярда Яшьләр урамында юллар ремонтланачак. Юллар кардан һәм боздан арынгач юллардагы чокырчыкларны ремонтлау эше башланачак. Барлык эшләрне дә “Алексеевскдорстрой” ААҖ юл төзүчеләре башкарачак.
            (Ахыры 2 биттә)

(Ахыры. Башы 1 биттә)
- Авыл хуҗалыгы объектлары төзелеше һәм капремонт буенча республика программалары да бар, алар дәвам иттереләчәкме?
- Әйе, әлеге мәсьәләдә авыл хуҗалыгы оешмаларына булышлык күрсәтү дәвам итәчәк, тик үз акчаларын кертү шарты белән (якынча әлеге объектлар төзелешенә киткән гомуми сумманың өчтән ике өлеше). 6 бөртек – ындыр табагы хуҗалыгын, 2 сыерлар абзарын һәм машина-трактор паркын капиталь ремонтлау һәм 1 силос-сенаж чокыры төзү планлаштырыла (конкрет кайларда икәнлеген сез язган идегез инде).
- 2017 елдан уңайлы шәһәр мохитын үстерү программасы эшли башлады. Ул агымдагы елда да дәвам итәчәкме?
- Әйе, быел да без җәмәгать киңлекләрен үстерү программасында катнашачакбыз. Әлеге программа кысаларында алда да мәдәният һәм ял паркы территориясен (су әйләнеп торсын өчен сулыкта җиһаз урнаштыру), балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, Ленин урамында скверны җиһазландыру (спорт тренажерлары, япмалар урнаштыру), шулай ук 3 катлы йортлар тирәсендә спорт тренажерлары, балалар уен мәйданчыклары урнаштырып ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Һәр җирдә видеокүзәтү дә урнаштырылачак. Әлеге максатларга 18 млн. сумнан артык акча бүлеп бирү карала.
Районда тормышка ашырыласы программаларның барысы да безнең халыкның уңайлы тормышын һәм көнкүрешен яхшыртуга, Яңа Чишмә районын төзекләндерүгә юнәлдерелгән.
- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Ренат Халфәтович, барлык программаларның да үтәлүен телибез.
Әгәр дә газета укучыларыбызда алда атап үтелгән программаларга кагылышлы сораулар һәм тәкъдимнәр була икән, газетабызның novoshishminsk.ru сайтына хәбәр бирүләрен сорыйбыз, редакциягә языгыз, шалтыратыгыз.
Әңгәмәне Азат Мусин алып барды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев