Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Пенсия фондының Яңа Чишмә бүлегендә 2019 елда электрон формада кабул ителгән гаризалар саны 99,3% тәшкил иткән

РПФ хезмәтләре өчен электрон рәвештә мөрәҗәгать итүче гражданнар саны елдан-ел арта бара. 2019 елда Яңа Чишмә бүлеге тарафыннан шундый 1743 мөрәҗәгать кабул ителгән, бу 2018 елга караганда 518гә күбрәк. Бу-барлык мөрәҗәгатьләрнең 99,3 % ы. Электрон хезмәтләр күрсәтү буенча пилот проектларны гамәлгә ашыру турында РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева сөйләде.

"ТР буенча РПФ бүлеге берничә пилот проектта катнашты. Алар арасында «Инвалид дип танылган гражданнарның түләү эшләре макетларын формалаштыру» проекты да бар. Проектның асылы шунда ки, медицина учреждениеләре атна саен РПФга инвалидлык төркемен (ягъни бу гражданин ВТЭКка җибәреләчәк дигән сүз түгел) алу максатыннан кабинетлар буенча йөри башлаган затларның исемлекләрен җибәрә, ә РПФ органнары, мондый исемлекләрне алгач, хезмәт эшчәнлеге, уку, армиядә хезмәт итү чорларын шәхси счет белән төгәлләштерү (тулыландыру) буенча эш башлыйлар, шулай ук пенсияне билгеләү срокларын максималь кыскарту максатыннан, мөстәкыйль рәвештә хезмәт хакы турында белешмәләрне соратып алалар. Әгәр кеше инвалидлык төркемен алмаса да, аның документлары пенсияне алга таба билгеләүгә әзерләнәчәк. Алга таба инвалидлык төркемен биреп, пенсияне автомат рәвештә билгеләү планлаштырыла.

Киләсе проект-ай саен акчалата түләүләрне билгеләү, яңадан исәпләү, озайту, шулай ук Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча инвалидлык буенча пенсия билгеләү (ФГИС ФРИ). Практикада бу кешегә МСЭ органнарында медицина каравы узганнан соң РПФга килергә һәм белешмәнең кәгазь вариантын китерергә кирәкми, барлык операцияләр дә мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча башкарылачак дигән сүз.

Алга таба шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу күрсәткечләре буенча пенсияләрне билгеләүгә күчү. Пенсияне билгеләү өчен биредә пенсия фондына стаж һәм хезмәт хакы турында документлар (хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем алу турында диплом) тапшыру кирәкми. РПФга мөрәҗәгать иткәндә гражданин үзенең гаризасында аның шәхси счетында булган стаж һәм хезмәт хакы турындагы мәгълүматлары белән танышуын һәм пенсиянең бу мәгълүматларны исәпкә алып исәпләнүе белән ризалашуын күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, моңа РПФ белгечләренең алдан ук эшләве дә ярдәм итә, алар хезмәт кенәгәсен, хәрби билетны һәм башка документларны алгач, эш бирүчедән алдан ук булачак пенсионерның шәхси счетын аныклау (өстәү) максатларында кирәкле барлык запросларны җибәрә. Безнең район буенча иминият пенсиясен билгеләү турындагы карарларның гомуми саны 92,7% тәшкил иткән (ТР буенча – 86,12%)».

РПФда эш бирүчеләрдән үз хезмәткәрләренә пенсия эшләренең электрон макетларын алу буенча да эш җайга салынган, дип билгеләп үтте Лилия Хираҗева. Моннан тыш, Пенсия фонды бүлеге районның КФҮ белән актив хезмәттәшлек итә: гражданнарга пенсия мәсьәләләре буенча «бер тәрәзә» режимында хезмәт күрсәтә. Хәзер КФҮдә 13 дәүләт пенсия хезмәтләрен алу мөмкинлеге каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев