Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәсәй патриотларын үстерәбез

Быел көз Яңа Чишмә районыннан Россия Кораллы Көчләр сафларына хезмәткә 30 егет китәчәк. 16 октябрьдә район мәдәният йортында алар өчен озату кичәсе оештырылды. Чара күргәзмәне карап йөрү һәм солдат кухнясыннан авыз итү белән башланып китте. Ул "Сувенир" ВИА һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары - баянчылар чыгышы белән үрелеп барды. РМЙ-ның...

Быел көз Яңа Чишмә районыннан Россия Кораллы Көчләр сафларына хезмәткә 30 егет китәчәк. 16 октябрьдә район мәдәният йортында алар өчен озату кичәсе оештырылды.
Чара күргәзмәне карап йөрү һәм солдат кухнясыннан авыз итү белән башланып китте. Ул "Сувенир" ВИА һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары - баянчылар чыгышы белән үрелеп барды. РМЙ-ның ике катында да чара хәрби-патриотик тема белән сугарылган иде. Шушы рухта тантананың сәбәпчеләре әти-әниләре һәм кунаклар белән берлектә бәйрәмнең төп өлеше узачак тамаша залына үттеләр. Озату кичәсенә егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары килгән иде. Егетләрне бар да (ил белән) хөрмәтләде: район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР-нан РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина, ТР ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Любовь Фәтхуллина, безнең районнан матурлык, гаилә һәм ана конкурсында катнашучылар белән бергә "Нечкәбил" проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова, шушы чараның иганәчесе Рамил Нуртдинов, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле, укытучылар һәм мәктәп укучылары, күп кенә җәмәгать оешмалары (шул исәптән республикадан) вәкилләре шушы чараның кунаклары иде. Сәхнәдә бүгенгесе көннең төп персонажлары - призывникларга Чистай һәм Яңа Чишмә районнары, Чистай шәһәренең хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин хәрби хезмәткә чакыру турында фәрман укыды.
Район башлыгы егетләрнең һәркайсының кулын кысып, аларга "Туган җир туфрагы сезне төрле авырлыклардан сакласын, авыр, әмма бик тә мөһим эштә - Ватанны саклауда ярдәм итсен" дигән сүзләр әйтеп, бер уч туган җир туфрагы һәм кирәк-яраклар салынган биштәрләр тапшырды. Кунакларның һәркайсы егетләрне котлап, үз теләкләрен җиткерде, бу сүзләр ничек кенә яңгыраса да - йомшакмы ул, катымы - егетләрнең дә, аларны озатырга килүчеләрнең дә күңелләрендә урын тапты. Әмма әниләренең үгет-нәсыйхәт сүзләре иң мөһиме булгандыр.
Сәхнәдән "Улым, ерак чикләрдә синең хезмәт итә алуыңа мин ышанам..." дигән сүзләр яңгырагач, әтиләренең күзләрендә күпме горурлык хисе чагылуын, әниләренең исә күз яшьләрен күрергә мөмкин иде. Ә Ирина Слимова башкаруында "Улым" җыры залда утыручы хатын-кызларның барысының да күзләрен яшьләндерде.
Әйе, кайсы гаскәрләрдә хезмәт итүләрен барысы да белми әле, әмма алты егет бу хакта белә - алар Севастопольдә диңгез чикләрен саклаячак. Флотта хезмәт итүнең авырлыгын барысы да белә. БСМ укучылары диңгезчеләр турында бик күңелле һәм шаян җырлар, биюләр башкардылар. Ә вокаль төркем һәр төр гаскәр солдатлары турында попурри тәкъдим итте.
Безнең район үз егетләрен армия сафларына әнә шулай җылы атмосферада беренче ел гына озатмый, аларны хәрби частьләрдә дә нәкъ шулай җылы каршылауларын телибез. Намус белән һәм лаеклы хезмәт иткәннән соң, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев