Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә Картлар йорты коллективы: «Мондый директор белән үтәлми торган бурычлар юк»

Интернат-йорт хезмәткәрләре үз җитәкчеләре Зәлинә Лизуновага рәхмәт белдерәләр.

«Безгә коллективта Лизунова Зәлинә Наил кызы кебек җитәкче белән эшләү бәхете елмайды дип әйтә алабыз, ул булган вакыйгаларның үзенчәлеген яхшы аңлаучы, үз хезмәткәрләрен мотивацияләргә сәләтле кеше. Интернат-йортта үзизоляция чорында ул интернатта яшәү, ял итү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышты. Коллективның гомуми атмосферасы һәм кәефе дә җитәкчедән тора.
Зәлинә Наил кызы, барлык хезмәткәрләр кебек үк, җыю, юу, ризык әзерләү, чәчәкләр утырту һәм башка бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнде. Изоляция вакытында хезмәттәшләренә психологик һәм мораль ярдәм күрсәтте. Дүрт атна эчендә без бергәләп күп чаралар уздырдык: Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек, ишегалдын һәм бүлмәләрне җыештырдык, бакча эшләрен башкардык.
Зәлинә Наилевна! Сезнең игътибарлы булуыгыз һәм ярдәмегез безгә көч бирә. Сезнең активлык һәм энергиялелек безне дәртләндерә. Сезнең максатка омтылышлы булуыгыз безне үтәлми торган бурычлар юклыгына ышандыра. Без сезгә иминлек, нык сәламәтлек, эшегездә яңа уңышлар телибез!»
Яңа Чишмә Картлар йорты коллективы


Зәлинә Лизунова: "Сменаны лаеклы эшләдек”
Илдәге катлаулы вазгыять аркасында, барлык социаль стационар учреждениеләр, шул исәптән Яңа Чишмә Картлар йорты да үзизоляциядә булуы. Коронавирус безнең интернат-йортка кермәсен өчен, без эштә калдык. Интернат-йортта яшәү өчен кирәк булган барлык әйберләр белән тәэмин иткән хәйриячеләргә без бик рәхмәтле. Изоляциядә эшләргә риза булган хезмәткәрләрнең беренче төркеме 2 смена эшләде - бу ял һәм бәйрәм көннәреннән башка өзлексез 28 көн. Һәркем гадәттәгедән күбрәк эшләргә тиеш иде. Хәтта бер хезмәткәр үз вазыйфаларын башкаруда тоткарлык тудырса да, бу хаоска китерер иде. Учреждениене тәртиптә тотарга, вакытында ашатырга, юарга, иң мөһиме – социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр өчен яхшы эмоциональ һәм психологик шартлар тудырырга кирәк иде.
"Мин үз эшемне башкардым һәм калганы мине борчымый",  дигән сүзләрне берәүдән дә ишетмәдем, чөнки барысы да бердәм команда белән генә куелган бурычларны үтәргә мөмкин икәнлеген аңладылар. Һәм без барысын да башкарып чыктык, чөнки бергәләп бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Дистанцион рәвештә эшләргә калган хезмәткәрләр дә безгә ярдәм итеп торды. Бигрәк тә баш бухгалтерыбыз Марина Полякованы билгеләп үтәсе килә, ул бик ярдәмчел, сизгер һәм җаваплы хезмәткәр. Аның җилкәсенә зур бухгалтерлык, кадрлар эше дә төшә.
Безнең хезмәткәрләрнең киләсе сменасы да үз сменасын лаеклы эшләячәгенә ышанам.
Кадерле коллегаларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Хөрмәтле коллегалар, сез һәрвакыт минем ярдәмчем һәм таянычым булдыгыз, сез минем өчен чын һәм тугрылыклы дуслар. Уртак, тырыш хезмәтегез, коллективта җылы һәм тату атмосфера тудыруыгыз өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, зур җиңүләр һәм бөек планнар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X