Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Җирле үзидарә көне алдыннан бәйрәм чарасы булып узган (Фоторепортаж)

Анда юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парларын хөрмәтләгәннәр, өченче балалары туган әниләргә 100шәр мең сум акча һәм яшь яңачишмәлеләргә РФ гражданнары паспортларын тапшырганнар.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм район башлыгы Вячеслав Козловлар катнашкан.

Быел Акбүредән Мурзиннар, Ленинодан Веретенниковлар, Красный Октябрьдән Сухоруковлар, Акъярдан Гайнуллиннар гаилә тормышы юбилейларын билгеләп үтәләр. Кайбер гаиләләрдә ире яки хатыны җирле үзидарә органнары ветераны яки җитәкчеләре булып торалар.

Черемухово Бистәсеннән Сальциннар һәм Яңа Чишмәдән Зарубиннар гаиләләре өченче бала туган өчен 100шәр мең сумлык сертификатлар алганнар.

 Чаллы Башы авылыннан Айсылу Әхмәтшина, Петропавел Бистәсеннән Раиса Сорокина һәм Регина Малышева, Яңа Чишмәдән Елена Флягина һәм Горшководан Ләйсән Шәяхмәтовалар Россия гражданнары паспортларына ия булганнар.

Тулырак язманы «ЯЧХ»ның 23 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев