Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булып узган

«Бердәм Россия» сәяси партиясе сентябрь аенда узачак сайлауларга РФ Дәүләт Думасына әлеге партиядән депутатлыкка кандидатлар һәм аларның халык белән очрашуларын оештыруны билгели башлады.

Алдан тавыш бирү - праймериз 24 майдан 30ына кадәр узачак.

Дәүләт Думасына депутатлыкка потенциаль кандидатлар район халкы белән очраша башлады. Халыктан кергән идеяләрне һәм тәкъдимнәрне өйрәнеп, партиянең Татарстан бүлеге «халык программасы»н формалаштырачак.

Партия эчендәге алдан тавыш бирүне бердәнбер партия – «Бердәм Россия» үткәрә. Электрон рәвештә һәм шәхсән тавыш бирергә мөмкин булачак.

Яңа Чишмәдә алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы район мәдәният йортында узды. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов катнашты.

Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, «Татэнерго» АҖнең социаль үсеш хезмәте начальнигы Айдар Сагетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Ольга Павлова һәм Айрат Фәррахов гражданнарның төрле проблемаларына үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр һәм аларны хәл итү юлларын ничек күзаллаулары турында сөйләделәр.

Камил Гыйльманов авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать продукциясенә бәяләр диспаритетын билгеләп үтте, Архангел авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк сорауларына җавап биреп, авыл халкы өчен салымнарны яңадан карау, аларның социаль шартларын яхшырту кирәклеген әйтте. «Авылны саклап калырга, авыл халкы өчен барлык шартлар тудырырга кирәк», - дип ассызыклады ул.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Ольга Павлова һәм Айрат Фәррахов РФ парламентында үз эшчәнлекләре, Татарстан һәм аның халкы мәнфәгатьләрен ничек яклаулары турында сөйләделәр.

Акбүре, Петропавел һәм Ленино авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан бирелгән сораулар башлыкларның финанс вәкаләтләрен ныгыту, «Чиста су» программасын дәвам итү, авыл укытучыларына җылылык өчен компенсацияләр түләү кирәклеге турындагы сораулар контрольгә алынды.

Яңа Чишмәдә яшәүче Татьяна Кривошейкина сукбай этләр турындагы мәсьәләне күтәрде - стерильләштерелгәннән соң аларны кире җибәрәләр һәм алар балаларны, картларны куркытып, һөҗүм итүләрен дәвам итәләр.

Айрат Фәррахов парламент утырышында әлеге проблеманы күтәрергә вәгъдә бирде. «Мин эт приютлары булдыру, аларны караучыларга ташламалар һәм субсидияләр бирү яклы», - дип билгеләп үтте ул.

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов ягулык-майлау материалларына, ашламаларга бәяләрнең кискен артуы турындагы мәсьәләне күтәрде. «Бу мәсьәлә барлык авыл халкын борчый һәм аны Россия хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк», - диде ул.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр белән очрашу кысаларында шулай ук «Безнең ишегалды», җәмәгать киңлекләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар. Очрашуны алып баручы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова яңачишмәлеләргә төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү тәртибе турында сөйләде, ул 2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев