“Яулыгым – йөз аклыгым”
Җәмгыять

“Яулыгым – йөз аклыгым”

Мәдәниият йортында "Без тарихта эзлебез" клуб берләшмәсенә йөрүче кызлар белән "Яулыгым-йөз аклыгым" исемле кичә уздырдык. Кичәгә кызлар нинди генә яулыклар алып килмәгән иде.

Яулыкларның тарихы, аларның бизәкләре турында фикер алыштык, - дип яза редакциягә Чертуш авылы Мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина.
Ә иң кызыклысы, төрле илләрдән кайткан яулыклар белән таныштыру булды. Күбесен улым төрле илләргә ярышларга баргач алып кайта, укучым Ринат Чехословакиядән, күрше авыл кызы Алсу Сәлахова Америка Кушма Штатларыннан алып кайтканнары бар. Ә күңелгә иң ятышлысы үзебезнең милли бизәкле яулык булды.

Кичәбез ахырында, “Яулыгым - йөз аклыгым "дип, әбиләребез бәйләгән ак яулыкка багышлап теләкләр әйттек. Дөрестән дә, гомерләр узып, олыгайгач ап-ак яулыклар бәйләп, оныкларыбызны көйләп, ил-көнгә дога кылып яшәргә язсын иде.

 

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев