4 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сәфәрләре уң булсын
Быел Согуд Гарәбстанына безнең районнан 9 кеше хаҗ кылырга киткән, шул исәптә 7 се Зирекледән, Шахмайдан - 1 һәм Акбүредән берәү.
-
Электрон түләүләр - бик җайлы
Коммуналь түләү-ләрне, кредитларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киңрәк кулланыла бара, хәзер күпләр шушы төр хезмәттән файдалана. Бу бердән уңайлы, вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк.
-
Күңеле һаман яшь әле
Ел саен районның мәдәният хезмәткәрләре 1 октябрьдә Яңа Чишмәдәге Картлар йортына концерт белән киләләр. Күңелле очрашу сизелми дә үтеп китә, ә тамашачылар исә мондый чараның озаккарак дәвам итүен телиләр. Быел артистлар алар алдында ике сәгатькә якын чыгыш ясадылар, өлкәннәрне бик тә сөендерделәр.
-
Пассажирлар агымы арта
Яңа Чишмә районы Татарстан Республикасының үзәгендә - көньяк-көнчыгыш юнәлешендә урнашкан. Районга Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре якын. Районнан читкә чыгу район кешеләре өчен гел проблемалы иде. Халыкның үтенече буенча район үзәгендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән яңа автовокзал бинасы төзелде.
-
Үз урыныңны табу бик мөһим
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Анастасия Михайловна Минаева белән без һөнәри бәйрәмнәре алдыннан очрашып сөйләштек. Ул югары квалификация категориясенә ия, Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, мактаулы гомуми белем хезмәткәре, хезмәт ветераны һәм күп кенә укучыларының яраткан укытучысы.
-
“Үземнең барлык белемнәремне һәм тәҗрибәмне мин балаларга бирәм“
Чаллы Башы мәктәбе укучылары ТИН дәресенә һәрчак теләк белән киләләр. Иң файдалы һәм кызыклы фән булганга һәм монда алган белемнәрнең тормышта һичшиксез кирәге чыкканга гына түгел, алар остазлары Ренат Миннебаев янында күбрәк булырга тырышалар. Ул үз фәне белән балаларны җәлеп итә белә, аның балаларны өйрәтер нәрсәсе бар, чөнки тормыш иминлеге...
-
Китап бастырыла башлады
1 октябрьдән "Хәтер китабы" редакциясе нәшрияте Яңа Чишмә районына багышланган "Алар җиңү яулап кайттылар" дип аталган китапны бастыру эшенә кереште. Газета укучыларыбызны без китапка карата язылган кереш сүз белән таныштырабыз.