Районга яңа имам-мөхтәсиб сайланды
5 июльдә Акбүредәге Мәхмүт Залаков исемен йөртүче мәчеттә район мөхтәсибәте җыелышы булып үтте һәм анда районның яңа имам-мөхтәсибе сайланды. Җыелышта ТР Президенты Аппараты вәкиле, дини берләшмәләргә кагылышлы мәсьәләләр белән эш итүче Шамил Ибраһимов, район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты.