Аграр колледжда имтиханнар башланды
19 майда аграр колледжның Яңа Чишмә филиалында тракторчы-машинистка укучылар төркеме теория, куркынычсызлык, "В","С" һәм "Е" категорияләренә техниканы йөртеп карау буенча имтиханнар тапшырдылар. Имтиханнарны кабул итү комиссиясен ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә район бүлеге начальнигы Самат Вәлиуллин җитәкләде.