Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: “Булмаган милек өчен салым түлибез“

2016 елның 1 маена районның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Һәм ул Советның оештыру бүлеге начальнигы Елена Холинаның беркетмәләрнең үтәлеше (2016 елның 28 апреленнән) турындагы информациясеннән башланды.

Гомумән, "Жемчужина" бассейнындагы бинаны арендага бирү турындагы мәсьәләне хәл итүдән кала, беркетмәләрнең барлык пунктлары да үтәлгән.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2016 елның 1 маена бюджетның үтәлеше турында җиткерде, ул 40%ка үтәлгән.
"Энергосбыт" ААҖ-ның Яңа Чишмә филиалы начальнигы Михаил Шешолин муниципаль бюджет учреждениеләре арасында электр энергиясе чыгымнарына (экономияләүгә) анализ белән чыгыш ясады һәм район Советында электр энергиясен сарыф итү берникадәр артуын билгеләп үтте.
Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин киңәшмәдә катнашучыларга Яңа Чишмә АҖ балансында әлегә чаклы җылылык трассасының ике тармагы һәм автобуслар кую урыны булу, аларның күптән сүтелүе, тик әлегә чаклы сүтелүгә документлар булмау турында мәгълүмат бирде.
Моңа район башлыгы Вячеслав Козлов кыскача һәм катгый аңлатма бирде: "Димәк, без булмаган милек өчен салым түлибез", - диде ул.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева биргән мәгълүматтан районда 70 җир участогының хуҗалары үлгәннән соң хуҗасыз калуы билгеле булды.
Шушы мәсьәләләрне хәл иткәннән соң, киңәшмәдә профсоюз өлкәсендә актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге алып барган өчен Шахмай АҖ бухгалтеры Фәрдәнә Галимова һәм Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләренең республика профсоюз комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шахмай АҖ башлыгы Ринат Хәсәновны да туган көне белән котладылар.
Җәүдәт Җәләлетдиновка грамотаны Вячеслав Козлов тапшырды. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев