Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдан тавыш бирү актив үтте

22 майда РФ Дәүләт Думасына сайлауларга "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар сайлауга алдан тавыш бирү үтте.

Бу көнне Татарстанда 560 исәпләү участогы ачык булды. Тавыш бирү рейтинг принцибы буенча үтте: сайлаучы берьюлы праймеризда катнашучы берничә кешене хуплый алды.
Праймериз безнең республика өчен яңа процедура түгел, ул 2007 елдан Дәүләт Думасына сайлаулар вакытыннан бирле үткәрелә. "Бердәм Россия" - илдә беренче сәяси партия, ул шушы нәтиҗәле сәяси инструменттан файдалана, асылда, конкурс ачык, һәр кандидат җиңүгә өмет итә ала.
"Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге булдырылачак. Бу праймеризларның үзенчәлеге шунда ки, алар ачык модель буенча үтте. Беренче мәртәбә кандидатлар сыйфатында бердәмрәсәйлеләр генә түгел, партиясезләр дә катнашты. Башка сүзләр белән әйткәндә, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны партия үзе түгел, ә республика халкы сайлады. Һәм болар бар да ачыктан-ачык эшләнде, бу һәр дәгъвачының кем булуын аңларга, кемнең идеясе аңлаешлырак, якынрак һәм кызыклырак - шуларны хупларга мөмкинлек бирде.
Кыскасы, сайлаучыларның иң күп тавышын җыйган алдан тавыш бирүдә катнашучылар "Бердәм Россия" ТРОдан Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булачаклар.
Яңа Чишмә районында алдан тавыш бирү биш исәпләү участогында - Яңа Чишмәдә, Шахмайда, Екатерина Бистәсендә, Красный Октябрьдә һәм Әдәмсәдә үтте. Безнең сайлаучылар тавыш бирүдә актив катнаштылар. Барлыгы 2648 кеше тавыш бирде, бу барлык сайлаучыларның 23%ын тәшкил итә.
Тавыш бирү процессын 11 кеше күзәткән, ә сайлаучыларга, санау комиссияләренә район мәктәпләрендәге информатика укытучылары арасыннан 15 волонтер ярдәм иткән.
28 нче номерлы бер мандатлы сайлау округы буенча бюллетеньнәрдә 2 кандидат, ә икенчесендә - федераль исемлек буенча - 42 кандидат күрсәтелгән иде.
Бер мандатлы сайлау округы буенча алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча А.Н. Хәйруллин 98,5% тавыш җыйган, федераль сайлау округы буенча 42 кандидат арасыннан иң күп тавышны (90,86%) М.Г. Әхмәтов җыйган, И.Б. Богуславский - 63,18%, М.М. Бариев - 56,14%, А.Г. Сидякин - 73,76%, А.З. Фәррахов - 75,09%, В.В. Чайка - 67,33% һ.б.
Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Вячеслав Козлов сайлаучыларга, актив төстә тавыш бирүләре, ә авыл җирлекләре башлыкларына һәм санау комиссиясе әгъзаларына алдан тавыш бирүне үткәрүне тиешенчә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев