Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү“ форматында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак
10 июньдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашуы булып үтәчәк. Республиканың бизнес җитәкчеләре белән очрашуны оештыручы бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов чыгыш ясаячак. Эшмәкәрләр Президент белән оператив төстә хәл итүне таләп итүче конкрет проблема һәм мәсьәләләрне караячаклар.