Әлеге президент программасы буенча соңгы өч елда Яңа Чишмә районында алты универсаль спорт мәйданчыгы төзелде инде. Һәм менә агымдагы елда балалар бәйрәме көнендә Әдәмсәдә, Тубылгы Тауда һәм Чуаш Чабаксарында спорт мәйданчыкларын тантаналы шартларда ачу церемониясе булды.
Мәйданчыклар төзелешенә республика бюджетыннан 4,4 млн. сум акча бүлеп бирелгән, шуның 2 млн.сумнан аз гына күбрәге Чуаш Чабаксарындагы спорт мәйданчыгына туры килә. Монда волейбол һәм баскетбол уйнарга мөмкин, ә тотып алынган мәйданчык янәшәсендә урам тренажерлары урнаштырылган.
Өч мәйданчыкның барысын да эшмәкәр Мясник Манукян төзүчеләре кыска срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп төзегәннәр.
Объектны файдалануга тапшыру чарасын ачып җибәреп, Чуаш Чабаксары АҖ башлыгы Николай Парамонов, авылда бүген балалар һәм яшьләр өчен икеләтә бәйрәм, диде, шундый бүләк өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, төзүчеләрнең яхшы эшләүләрен билгеләп үтте, М. Манукянга истәлекле бүләк тапшырды һәм спорт мәйданчыгы беркайчан да буш тормасын, дигән теләген белдерде.
-Безнең республика - уникаль регион, һәр районда һәм һәр авылда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырылган, дип билгеләп үтте котлау чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. -Шундый спорт мәйданчыклары төзү киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Биредә кичләрен дә шөгыльләнергә мөмкин, энергетиклар ут куйдылар, моның өчен без аларга рәхмәтлебез. Чабаксарлылар спорт белән актив шөгыльләнерләр һәм әйбәт нәтиҗәләр күрсәтерләр дип өметләнәбез.
Район башлыгы һәм яшьләр бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева мәктәпкә баскетбол һәм волейбол туплары бүләк иттеләр.
Ал тасма киселгәннән соң җыелган балалар спорт ярышлары оештырдылар.
Шул ук көнне, 1 июньдә, Әдәмсә һәм Тубылгы Тауда да спорт мәйданчыклары ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдиновлар катнашты. Чуаш Чабаксарында спорт мәйданчыгы ачу тантанасыннан фотоларны газетабыз сайтыннан (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
P.S. Бәйрәм көнендә районның барлык торак пунктларында балалар өчен спорт уеннары, күңел ачу чаралары, аттракционнар һәм мәдәни программа оештырылды.
Нет комментариев