10 июньдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашуы булып үтәчәк. Республиканың бизнес җитәкчеләре белән очрашуны оештыручы бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов чыгыш ясаячак. Эшмәкәрләр Президент белән оператив төстә хәл итүне таләп итүче конкрет проблема һәм мәсьәләләрне караячаклар.
Рөстәм Миңнехановка сораулар бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть. рф сайтында теркәлергә яисә электрон почта буенча - RT@ombudsm anbiz.ru - заявка җибәрергә кирәк булачак. Шулай ук сорауны (843) 203-44-17 телефоны буенча да бирергә була. Заявкалар һәм сораулар 27 майга чаклы кабул ителә.
Казандагы очрашу "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында исәп буенча бишенчесе булачак. 2015 ел августында үткән сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнехановка эшмәкәрләр тарафыннан актуаль темага кагылышлы 30 дан артык сорау бирелгән. Бу - мобиль сәүдәне көйләү, шәхси индустриаль парк һәм сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, шәхси балалар бакчаларына булышлык күрсәтү, табигый монополия тарифлары. Татарстан Республикасы Президенты, ачыктан-ачык сөйләшү режимында эшмәкәрләр белән аралашу уңай нәтиҗәләр бирә, дип басым ясап әйтте.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты: "Аралашуның мондый формасын үстерергә кирәк, һәрхәлдә, мондый очрашулардан файда бар. Мин күп тапкыр әйткәнем бар, әгәр дә син чиновник булгансың икән, республика яки муниципаль дәрәҗәдәгеме - мөһим түгел, син теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итәргә тиешсең. Без тыңларга тиеш. Һәм без карар кабул итәргә тиеш".
Тимур Нагуманов, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил: "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты эшенең ике еллык төп нәтиҗәсе - власть органнарының бизнеска карата мөнәсәбәтенең принципиаль үзгәреше ул. Бүген без властьның эшмәкәрләргә карата тагы да ачыграк булганлыгын күрәбез. Республикабыз җитәкчелеге эшмәкәрләрдән кергән барлык сорауларга җавап бирергә һәм оператив карарлар кабул итәргә әзер. Ведомстволардагы күпчелек җитәкчеләр мөстәкыйль рәвештә бизнес белән очрашулар үткәрә башладылар, консультацияләр оештыралар, эшмәкәрләр белән турыдан-туры эшлиләр. Татарстандагы барлык эшмәкәрләрне проектта актив катнашырга чакырам һәм Президентка үзләренең сорауларын юллауларын сорыйм!"
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев