Шоколад бәйрәме
Июль аенда тәмле тамакларның яраткан бәйрәме – Шоколад көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм күптән түгел генә, 1995 елда пәйда була. Аны Франциядә уйлап чыгаралар, ә аннары бәйрәм идеясен башка илләрдә яшәүче тәмлетамаклар да эләктереп ала.