Үзенчәлекле бәйрәм
Җәй айлары Сабантуй бәйрәмнәре белән истә кала.
Телевизордан, газета –журналлардан теге шәһәрдә, бу районда Сабантуй бәйрәме булган дигән хәбәрләрне ишетеп торабыз. Безнең Чаллы Башы авылында инде дүртенче ел рәттән Наил һәм Минзифа Дәүләтшиннар үз балалары һәм оныклары өчен үзенчәлекле “Наил бабай Сабан туе”н үткәрәләр, - дип яза редакциягә Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина.
- Әби белән бабай бу бәйрәмне оештыручылар да, матди ярдәм күрсәтүчеләр дә. Бәйрәмне алар барлык балалары һәм оныклары катнашырлык вакытта, алдан сөйләшеп оештыралар. 45 ел бергә гомер кичергән Дәүләтшиннар авылда хөрмәтле кешеләр. Наил абый 32 ел комбайнчы булып, аннан соң газчы булып эшләде. Тырыш хезмәте өчен ул Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән, бүгенге көндә хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Минзифа апа 17 яшеннән алып 30 ел сыер савучы булып хезмәт куйды. Бүгенге көндә дә алар үз хезмәтләреннән тәм табып, балаларын, оныкларын, туганнары һәм күршеләрен куандырып, матур итеп яшәп яталар. Аларга бары тыныч картлык һәм исәнлек-саулык кына телисе кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев