Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Фокеевлар гаиләсе – баланы дөрес тәрбияләү өлгесе

Бүген без укучыларыбызны Яңа Чишмәдән дүрт бала тәрбияләүче Фокеевлар гаиләсе белән таныштырабыз.


Татьяна һәм Андрей Фокеевларның ике өлкән уллары инде үсеп буй җиткән – Андрейга 22, Сергейга 20 яшь. Өченчесе Вячеслав быел 9 сыйныфны тәмамлаган, кызлары Валерия 2 сыйныфка күчкән. Балалар искиткеч, аларның һәркайсы турында аерым сөйләргә кирәктер. Шунысын да билгеләп үтик, уллары әтисенең үрнәге буенча спортка тартылган, ул үзе дә моңа кечкенәдән гадәтләнгән, физкультура техникумын тәмамлагач, җиде ел мәктәптә шул юнәлештә укыткан. Андрей да, Сергей да, Вячеслав та район һәм республика спорт ярышларында даими һәм уңышлы гына катнашалар (әйтергә кирәк, аларның берсенең дә, әтиләре кебек үк, начар гадәтләре юк).
- Алар өйдә аз булалар, һәрчак спорт мәктәбендә. Без шаяртып, сез үзегезгә анда карават кына куегыз инде, дибез, - дип көләләр әти-әниләре.
Андрей Андреевич, олы улларына Яңа Чишмә урта мәктәбендә һәм спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр нәкъ менә шулай дип мөрәҗәгать итәләр. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач һәм армиядән соң бер елга якын Андрей мәктәптә физкультура укыта, спорт мәктәбендә бадминтон һәм өстәл теннисы секцияләрен алып бара, балалар үзләренең остазын яратырга да өлгергән инде. Мисал өчен, ул килү белән секциядә балалар саны сизелерлек арткан. Андрей спорт белән шөгыльләнеп кенә калмый, ул спортта яши, бөтен күңеле белән тартыла. Малай чакта ук барлык күренекле спортчыларның биографияләрен, аларның спорттагы карьера юлын яттан белгән. Андрей чаңгы узышларында (1 разряд), футболда (2 разряд) берничә тапкыр җиңүче, район һәм республика ярышларында призер булган, башка спорт төрләрендә дә уңышларга ирешкән.
Әтисе аның медальләрен һәм кубокларын, грамоталарын һәм әле яңа гына ия булган “Иң яхшы капкачыга” грамотасын күрсәтте. Әнисе исә улының хәрби хезмәттәге уңышлары, шәп сугышчан һәм физик хәзерлеге, хәрби часть өчен спорт ярышларында җиңгән өчен армиядән җибәргән рәхмәт хатларын күрсәтте. Андрей әлегә әти-әнисе белән яши, аларга матди ярдәм итә, үзенә автомобиль сатып алган, читтән торып физик культура һәм спорт вузына укырга керергә ниятли. Армиядән соң аның шәһәрдә төпләнеп калу уе да булган, тик кире уйлаган. Яңа Чишмәдән китәргә теләми, үзе әйтмешли, “тамырларын монда җибәргән”. Бер сүз белән әйткәндә, егет бик тә максатчан. 1 июльдән Андрей “Аҗаган” лагерында, аннары “Факел”да физрук булып эшли. Газетабызда күптән түгел чыккан WorIdskills дөнья чемпионаты флагын тотып баручы Андрей Фокеевны яңачишмәлеләр таныгандыр, мөгаен.
Сергей исемле уллары спортта гына уңышларга ирешкән кеше түгел, ә бик тә иҗади шәхес. Холкы белән ул бик акыллы, итагатьле. “Безнең барлык балаларыбыз да акыллы, ә ул бигрәк тә”, - ди әти-әнисе (хәер, алар үзләре дә шундыйлар бит). Сергей менә дигән итеп рәсем ясый, шигырьләр яза, гер спорты белән шөгыльләнә. Аның бер шигыре бервакыт РМЙ сәхнәсеннән Призывниклар көнендә дә укылган иде. Бер атна элек аны армиягә озатканнар. Екатеринбургта Милли гвардиядә спецназда хезмәт итәчәк. Быел Сергей электрик белгечлеге буенча Чистай совхоз-техникумын тәмамлаган, тик диплом алырга гына өлгермәгән. Һәм 28 июньдә Чистайда техникумда белем алу турындагы документын тантаналы шартларда аның әти-әнисенә тапшырганнар.
Спорттан тыш, улы Вячеславның яраткан шөгыле – компьютерлар. Ул аларны бик яхшы белә. “Мөгаен, булачак хакердыр”, - дип шаярта әтисе. Шулай да Слава спортны ташламаячак, әлбәттә, тик киләчәк һөнәрен программалау белән бәйләргә тели. Инде Яр Чаллыда укырга керәчәк техникумны да сайлаган. Мәктәптә ул шулай ук яшьармиячеләр хәрәкәтенең актив әгъзасы булган һәм анда катнашкан баллары аңа укырга керергә ярдәм итүен телибез.
Ир туганнар бик тату һәм дус, урамда да аларны гел бергә күрергә була.  – Өйдә дә барысын да бергәләп, киңәшләшеп хәл итәләр, - ди әтиләре. – Кызыбыз да гел алар янәшәсендә. Малайлар сеңелләрен бик ярата. Мәктәпкә кулыннан тотып әле Сергей, әле Вячеслав итә аны, кайтканда да шулай ук. Барысы да яраткан Валерия үзен төрле өлкәләрдә сыный: өйдә махсус магнитлы тактада математикадан мәсьәләләр чишәргә дә ярата, җырлый да, рәсем дә ясый. Аның да грамота һәм дипломнардан торган үз папкасы – портфолиосы бар: бу кече яшьтәге укучыларның фән олимпиадаларында актив катнашкан өчен, Казанда узган “Йолдызлык- 2019” фестивалендә җиңгән өчен медаль (Лера “Шешминка” бию ансамблендә бии). Спорт, аерым алганда, йөзү белән дә шөгыльләнергә җыена. Кызыксынучан кызга барысы да кызыклы, барысын да татып (сынап) карарга тели: әнисе белән машинада тегәргә дә, бөккәннәр пешерергә дә. Килеп чыкмаганда, кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен бар көченә тырыша, бирешми. Бакча эшләрендә дә Валерия башкалардан калышмый: түтәлләргә су да сибә, уңышны да җыеша һ.б. Балалар физкультура дәресендә генә алда түгел, башка фәннәрдән дә яхшы билгеләренә генә укыйлар. Әлбәттә, әти-әниләре аларның һәр уңышына сөенә, алар өчен горурланалар.
Гади, тәртипле һәм дус Фокеевлар гаиләсендә бар да мәхәббәткә һәм, әлбәттә инде, хезмәт сөючәнлеккә корылган. Егетләр, мисал өчен, эшне ир-ат һәм хатын-кыз эшенә бүлмиләр: идәнен дә, савыт-сабасын да юалар, ашарга да әзерлиләр. Аларга эшне кушып торасы юк, алар нәрсә эшләргә кирәклеген күрәләр – тәртипкә өйрәтелгәннәр.
- Күптән түгел иртәгә казыйбыз, әлегә көрәкләрне, тырмаларны әзерләгез дидем дә, эшкә киттем, - дип сөйли әтиләре. – Кичен эштән кайтып киләм, күршеләр: “Нәрсә, бүген үк утыртырга җыенасызмы? – диләр. “Безнең бит әле җиребез казылмаган”, - дим. “Ничек казылмасын, кара, улларың эшне күптән бетерде”.
“Гаилә бригадасы”ның якындагы планнары – дуңгыз балалары сатып алу өчен сарайда идән җәю. Малайларның әтиләреннән күчкән тагын бер шөгыле бар – балык тоту. Эшләре күп булуга да карамастан, әтиләре белән бергә бер-ике сәгатькә балык тотарга барырга тырышалар.
Фокеевларның уңайлы йорты туганнары, дуслары, күршеләре өчен һәрвакыт ачык. Өйдә, ишегалдында – тулы тәртип. Өйдә, бакчада, ишегалдында барлык эшләрне дә бергәләп башкарырга тырышалар. Андрей һәм Татьяна үзләре дә күп балалы гаиләләрдә үскәннәр, шуңа да башта ук күп бала алып кайтырга планлаштырганнар. Август аенда алар “көмеш туй”ларын билгеләп үтәчәкләр.
Яхшы балалар тәрбияләп үстерүнең сере нидә соң: геннармы, шәхси үрнәк яки дөрес тәрбияме? Беренчесенең әһәмиятен киметеп күрсәтми генә, шулай да өстенлекне шәхси үрнәккә бирәбез. Фокеевлар гаиләсе чын-чынлап аның ачык өлгесе.
Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев