Республика һәм район вәкилләре Зирекле авыл җирлегендәге Мидхәт Газымов исемендәге музейга килделәр
14 апрельдә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе, юридик фәннәр кандидаты Салават Рәхимов һәм Новошешминск районы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфутдинов озатуында, Мидхәт Газымов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеена килделәр.