Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тыл ветераны Асия апа Ахметова белән очрашу

Акъяр мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән, авылыбызның хөрмәтле кешесе – тыл ветераны Асия апа Ахметоваларда кунакта булдык.

Асия апа безгә үзенең сугыш елларындагы тормышы турында озак итеп сөйләде. Аның, тугызынчы дистәне тутыруына карамастан, зиһенле булуына һәм оста сөйләвенә без сокланып утырдык.

Акъяр мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән, авылыбызның хөрмәтле кешесе – тыл ветераны Асия апа Ахметоваларда кунакта булдык.

Сугыш чорында ул япь-яшь кыз гына булса да, ир-ат көченә генә бирешерлек авыр эшләр башкарырга туры килә аңа:

– Елның нинди вакыты булуына карамастан, көне-төне, үзәккә үтә торган салкыннарда урманда агач кисү, язын чит авыллардан җәяүләп орлык өчен ашлык ташу, ачлы-туклы колхоз эшендә бил бөгү – барысы да минем башымнан үтте. Ашарга ризык җитмәде, черек бәрәңге ашаган чаклар да күп булды. Яз көне ашарга яраклы бар үлән дә безнең өчен ризык иде, – дип искә ала тыл ветераны.

Асия апа яшь буынга болай дип теләк теләде:

– Без күргәннәрне Ходай сезгә күрсәтмәсен. Яхшы укыгыз, илдә тынычлык булсын!

Акъяр мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән, авылыбызның хөрмәтле кешесе – тыл ветераны Асия апа Ахметоваларда кунакта булдык.

Очрашу соңында истәлек өчен бергәләп фотога төштек.

Акъяр мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән, авылыбызның хөрмәтле кешесе – тыл ветераны Асия апа Ахметоваларда кунакта булдык.

Бүгенге көндә Асия апа килене Рәйсә апа тәрбиясендә яши. Гаиләдә ул бик кадерле кеше. Шәһәрдән кунакка кайтучы балалары өчен ул кадерле әни, оныклары өчен кадерле дәү әни. Биш вакыт намазын калдырмый, Ходайдан илгә-көнгә, балаларына һәм оныкларына исәнлек-саулык сорап, тыныч кына гомер итә ул.

Рамилә Халикова, Акъяр мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев