Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кызу эш вакыты

Яңа Чишмә районында иң күп сарык асраучы бердәнбер хуҗалык бар, ул “Архангельское“ КФХ“ ҖЧҖ. Монда сарыкларның баш саны 2000 нән артык тәшкил итә, шуның 1000 се – ана сарыклар.

- Бу тармак табышлы булмаса да, зыян да китерми, - дип сөйли КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова. - Сарыклар май аеннан башлап сентябрь-октябрьгә чаклы көтүлектә йөри, ашатуга талымсызлар, аларны ферма мөдире Сергей Карасев белән бергә 6-7 кеше карый. Әмма, кызганычка каршы, сарык ите сатуда кыенлыклар бар, ә тиреләрен гомумән сатып та булмый, ташлыйбыз дисәң дә була. Шунысы яхшы, соңгы елларда йон сату буенча Дагыстаннан  эшмәкәрләр белән килешәбез.
... Без бу хуҗалыкта сарыклар кыркыган вакытта булган идек. Әлеге эш белән хуҗалык зоотехнигы Алексей Кучинский җитәкчелегендә алты кеше мәшгуль. Николай Стрелов, Михаил Рукавишников, Илья Териков, Владимир Чистяков һәм Александр Акимовлар электр машинкалары белән бик җиңел эш итәләр.
- Нормаль гына эшләгәндә бер кыркучы көненә 45-50 баш  сарыкны “чистарта“ ала,  - ди Татьяна Михайловна. - Һәм яхшы гына акча эшли.
Монда  бу эш белән 30 га якын кеше мәшгуль.
Йон кыркучылар янында булышучы – хатын-кызлар да бар, алар йонны алып, сарыкларны тотып торалар, мәйданчыкларны себерәләр, тоякларын кисәләр һ.б. Сарыклар фермасында укучы балалар да булыша. Аларның әти-әниләре  хуҗалык башлыгыннан шушы кызыклы, сезонлы эш вакытында зурларга булышыр өчен балаларын эшкә  алуларын  сораганнар. Алар эшчеләргә бик теләп  булыша, йон кыркучыларның эшен кызыксынып күзәтәләр, кыскасы, авыл  хезмәтенә тартылалар.
- Монда шәһәрләрдән каникулга кайткан балалар да бар, аларга барысы да кызык, һәр нәрсә алар өчен яңалык, - дип дәвам итте Татьяна Белоглазова. - Без барлык балаларны зурлар белән бертигез ашатабыз һәм йон кырку эше төгәлләнгәч вак-төяк чыгымнарга берникадәр акча түлибез (чөнки тиздән Сабан туе бит!).
Чыннан да, балалар бик  канәгать, алар файдалы (түләнә торган) эш  белән мәшгуль, компьютер каршында да, телефон тотып та утырмыйлар.
- Йон кырку эше 6-7 көн дәвам итә һәм аны  төгәлләгәч без нәтиҗә  ясыйбыз, - дип сөйли КФХ башлыгы. - Һәммәсенә дә хезмәт хакы түлибез, ә беренче урынны алучыга төп приз – 50-60 килограммлы тәкә тапшырабыз. Шушы сезонлы эшкә хуҗалык 100 мең сумнан артык акча сарыф итә.


Азат Мусин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X