Сөт сатудан көн саен 1,5 млн.  сумнан артык акча керә
Авыл хуҗалыгы

Сөт сатудан көн саен 1,5 млн. сумнан артык акча керә

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 65 тоннага якын сөт сата, югары майлылыкны исәпкә алып (3,8 %) сату зачет авырлыгында 73 тоннага җитә.


Хуҗалыкларның барысы да 2018 елга карата плюс белән эшли, район буенча сату 2018 елга карата 106 % тәшкил итә (4,5 тоннага күбрәк). Сөт сату буенча “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Чаллы Башы, Акъяр бүлекчәләрендә, “Савельев А.А.”, “Вәлиев Ф.Р.” һәм “нурхамәтов З.М.” КФХ ларда күрсәткечләр яхшы. 
Уртача сату бәясе – 1 килограмм өчен 23 сум тирәсе, сөт сатудан тәүлеклек керем – 1,5 млн. сумнан артык.

 


Нет комментариев