Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасындагы көндәшлекнең чираттагы атнасына йомгак ясады.
Комбайннарның беренче төркемендә җиңүчеләр булып «Архангельское «КФХ» ҖЧҖеннән Владимир ЕРШОВ һәм аның ярдәмчесе Максим ЕРШОВ танылды, алар NOVA-340 комбайнында 13 көндә 961 тонна ашлык суктырдылар.
Комбайннарның икенче төркемендә атнаның җиңүчесе дип «Игенче» ҖЧҖеннән Алексей СИДОРОВ танылды, ул Мега-360 комбайнында 14 көндә 1060 тонна икмәк суктырды.
Комбайннарның өченче төркемендә «Закрома» ҖЧҖеннән Юрий ТРОФИМОВ җиңүче булды, ул Акрос-580 комбайнында 13 көндә 810 тонна ашлык суктырды (бер атнада – 275 тонна).
Комбайннарның дүртенче төркемендә җиңүче дип «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Иван РЕПИН танылды, ул Торум-785 комбайнында урып-җыю башланганнан бирле 2023 тонна (бер атнада 381 тонна) ашлык суктырды.
Машина йөртүчеләр арасында иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Евгений ГЛАЗУНОВта, ул SHACMAN а/мда урып-җыю башланганнан бирле ындырга 2149 тонна ашлык чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар 5 мең сум, аларның ярдәмчеләре – 2 мең сум, ә машина йөртүчеләр 3 мең сум премия ала.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев