Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында

    Район буенча урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында. Зур булмаган мәйданнарда җыеп алынмаган бөртекле культуралар участоклары ике эре агрофирмада – «Закрома» ҖЧҖ һәм «Агро-Основа» ҖЧҖдә генә кала.

    Уҗымнарны чәчү дә төгәлләнеп килә, әмма әлегә туңга сөрү эшләре башкарылмаган мәйданнар шактый кала.
    Урып-җыюда күп кенә комбайнчылар намус белән хезмәт куйды, аларның кайберләре биш көнлек бәйгедә берничә тапкыр җиңүче булды. Бу юлы да, хезмәт ярышының соңгы бишкөнлегенә нәтиҗә ясаганда, без Михаил Барсуков, Ришат Хәмзинның һәм башкаларның фамилияләрен күрәбез.
    Быел соңгы биш көнлек йомгаклары буенча «Лексион» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында «Козлова М.И.» КФХдан Михаил БАРСУКОВ лидер булды, ул 5 көндә 531 тонна ашлык суктырган (урып – җыю башланганнан бирле -2538 тонна).
    «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында «Закрома» ҖЧҖ дән Сергей МИТРЯСОВ лидер дип танылды. Ярдәмчесе Анатолий Милютин белән алар 5 көн эчендә 224 тонна ашлык суктырганнар (урып – җыю башланганнан бирле - 883 тонна).
    «Акрос-530», «Мега» һәм «Дойч Фар» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында бишкөнлек җиңүчесе булып «Козлова М. И.» КФХдан Юрий МИНАЕВ танылды, ул 5 көн эчендә 300 тонна ашлык суктырган (урып-җыю башланганнан бирле-1146 тонна).
    «Нива» һәм «Енисей» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында «Агро-Основа» ҖЧҖдән Ришат Хәмзин (рәсемдә) биш көнлек лидеры булды, ул 5 көндә 129 тонна ашлык суктырган (урып – җыю башланганнан бирле - 861 тонна).


    Шоферлар арасында «Закрома» ҖЧҖдән Сергей КУПРИЯНОВ биш көнлектә җиңүче дип танылды, ул МАЗ а/м-да комбайннардан ындыр табагына 516 тонна ашлык ташыган (урып-җыю башланганнан бирле – 2717 тонна).
    Барлык җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
    Урып-җыю эшләре төгәлләнүгә комбайнчыларга бөртек суктыру буенча нәтиҗәләр ясала. Лидерлар арасында «Закрома» ҖЧҖдән Владимир Гарев (2695 тонна), «Козлова М.И.» КФХдан Евгений Остолопов (2255 т), «Агро-Основа» ҖЧҖдән Владимир Нестеров (1905 тонна), «Закрома» ҖЧҖдән Александр Кочетов (1730 тонна) һәм Евгений Елесин (1785 тонна) һәм башкалар.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 18 сентябрьгә авыл хуҗалыгы оешмаларында, нигездә, техник культураларны җыеп аласы гына кала. Алар арасында рапс-150 гектар, шикәр чөгендере-100 гектардан артык, бөртеккә кукуруз-740 га һәм көнбагыш бөртеккә -2500 гектарга якын.
    Хуҗалыклар силос сала башладылар, бу максатлар өчен 4200 гектардан артык кукуруз бар. Бүген бу эшне «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Архангельское», «Зубов В.С.» һәм «Вәлиев Ф.Р.» КФХларында алып баралар. Силос өчен 350 гектар кукуруз җыеп алынган.
    Туңга җир сөрү дәвам итә. 51,5 мең гектарның 19600 гектары эшкәртелгән, бу 38% тәшкил итә. Кырларда көн саен 30 дан артык энергиякуәтле тракторлар эшли һәм 700 гектардан артык сөрелә.
    Азат МУСИН.
     Леонид Богомолов фотосы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: