7 март 2012 яңалыклары
-
Гер күтәрүчеләр уңышы яшь көрәшчеләр көч сынашты
3 мартта Казанда үткән гер спорты буенча ТР чемпионатында безнең районнан барган гер күтәрүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. 85 килограммга чаклы авырлык категориясендә Евгений Леонов ике герне 35 мәртәбә күтәреп, мактаулы икенче урынны яулады. Ветераннар арасындагы ярышта Александр Попков та 33 мәртәбә гер күтәреп икенче урынга чыкты. Озын цикл белән үтүче...
-
Театр бүләкләнгән
Чаллы Башы АМЙның "Өмет" балалар театр коллективы (җитәкчеләре И.К. Дәүләтшина, Г.Х. Сәләхова) халык театрларының "Идел йорт" ХII Төбәкара фестивале кысаларында үткәрелгән "Иделкәем" курчак театры һәм балалар - яшүсмерләр театр коллективларының республика зона конкурсында катнашулары өчен диплом белән бүләкләнгән. Дипломда яшь актерларның югары дәрәҗәдә башкару осталыгы һәм балалар театры җитәкчеләренең зур...
-
Уңганнар бүләкләнде
Җомга көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булып узды. Бу көнне 2011 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә эшләүче хезмәт алдынгылары акчалата премияләр белән бүләкләнде. Бәйрәм алдыннан барлык хатын-кызларга чәчәкләр дә бүләк иттеләр. Евгений СТАРОВ Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә һәм районның үзешчән артистлары чыгышы...
-
ЗУР СӨЕНЕЧ
ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков үзенең депутатлык вәкаләтләренә керешкән вакыттан бирле үткәрелә торган төрле чараларда (шул исәптә безнең районда да) матди ярдәм күрсәтүче һәм иганәче булып тора. Аның ярдәме белән Акбүредән тәрбиягә 6 бала алучы Хәйдәровлар гаиләсе "Лада-Калина" автомобиле иясе булу бәхетенә иреште. 27 февральдә Казанда "Ел хәйриячесе-2011" республика...