29 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Бюджет беренче укылышта кабул ителде
Яңа Чишмә муниципаль район Советының ХVII утырышына район башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, район суды рәисе, район прокуроры, полиция бүлекчәсе начальнигы, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, учреждение, предприятие һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Җиде мәсьәләдән торган көн тәртибе расланган иде. "2012 елның 9 аенда районның...
-
Кеше үз язмышына үзе хуҗа
Язмыш кешене бик күп сынаулар биреп сыный. Һәркемнең үз ихтыяры - кемдер язмышына буйсынып яши, кемдер аны үзгәртергә тырыша. Язмышка буйсыну - димәк читтән күп факторларга бәйле булып, тормыш агымына иярү. Язмышың белән үзең идарә итү - димәк үз эшеңне, үз юлыңны табып, үз теләгеңә ирешү дигән сүз.
-
Субсидия ярдәм итә
Социаль яклау бүлеге федераль һәм республика законнары кысаларында социаль ярдәм чаралары билгеләү һәм түләү эшләрен башкара. Күпчелек оешмалар һәм хезмәт күрсәтүчеләр (поставщиклар) белән үзара эш итәргә мөмкинлек бирүче халыкны адреслы социаль яклау мәгълүматлары базасының автоматлаштырылган системасы бар. Субсидияләр түләү ничек башкарылуы хакында без бүлек начальнигы Әлфирә Гайфетдинова белән әңгәмә кордык.
-
Безгә сөт өчен нигә түләмиләр?
Шәхси сектордан КМС заводына сөт тапшыручы Черемухово Бистәсе кешеләре әнә шундый сорау белән редакциягә мөрәҗәгать иттеләр. Аларга сөт тапшырган өчен 16 сентябрьдән бирле исәп-хисап ясалмаган. Бу сорауны без мондагы сөт җыючы Н.А.Киселевага юлладык. Ул менә ничек җавап бирде: - Безгә КМС заводы акча күчерүгә үк сөт тапшыручылар белән тиз арада...