10 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Раштуа йолдызы астында
Районда православие дөньясы белән Раштуаны билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Үзләрен тату христиан җәмгыятенең бер өлеше итеп тою өчен бу бәйрәмгә инде ничәнче ел барлык авыллардан эшләп килүче бер чиркәүгә җыелалар. Быел, 9 гыйнварда, христианнарны Черемухово Бистәсе кочак җәеп каршы алды.
-
Ветераннарга һәм күп балалы гаиләләргә- Яңа ел бүләкләре
Яңа ел алдыннан район җитәкчелеге 90 һәм аннан да өлкән яшькә җиткән сугыш һәм хезмәт ветераннарын (андыйлар районда 25 кеше), шулай ук 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган (районда шундый 10 гаилә бар) күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. Азат МУСИН Ветераннарның күбесе "Торак - ветераннарга" программасы буенча...
-
Иң күркәм Кыш бабай
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларны Яңа ел белән котлады. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр төяп, изге теләкләр белән торак пунктларда төрле гаиләләрдә булдылар. Бу көнне 30 дан артык бала күчтәнәч салынган берәр пакетка тиенде. Әлбәттә, балалар яңа ел геройлары булып киенгән...
-
Полиция Кыш бабае
Яңа ел бәйрәмнәрендә Яңа Чишмә полиция хезмәткәрләре ПДН-да профилактик исәптә торучы балалар һәм полиция хезмәткәрләре балалары өчен чыршы бәйрәме оештырганнар. Балаларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәткәннәр, аннан соң Кыш бабай белән Кар кызы балаларның шигырьләрен һәм җырларын тыңлаганнар, матур костюмнары өчен балаларга байтак кына бүләкләр тапшырганнар. Бала-чага чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачып,...