16 май 2013 яңалыклары
-
Илһамлы чишмә
Габдулла Тукай - татарларның бөек шагыйре генә түгел, ул әле безнең бөек рухландыручыбыз да. Күпме шагыйрь, язучы аның иҗаты, шәхесе белән илһамланып, нинди матур әсәрләр иҗат иткәннәр. Апрель аенда аның иҗаты белән кызыксынучылар бермә-бер арта. Әле мин белгәннәре генә дә: "Илһамлы каләм", "Каурый каләм", шигырь бәйгеләре үткәрелде. Шундыйлар арасына әле...
-
Җыр сөючеләр “Җырлыйк әле”дә
"Яңа гасыр" каналында "Җырлыйк әле" үзешчән башкаручылар конкурсы дәвам итә. Безнең районда да сайлап алу туры узды. Җыр яратучы төрле буын вәкилләре, район данын якларга дип, 5 май көнне Казанга юл алды.
-
“Китапханәгә китап бүләк ит”
20 майдан 30ына чаклы мәгариф бүлеге мәктәпләрдә "Китапханәгә китап бүләк ит" акциясе үткәрә. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, уку китаплары һәм матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында үткәрелә. Яңа Чишмә мәгариф бүлегенең ММҮ методисты Наилә Хәлиуллина акциядә катнашуга мәктәп укучыларын гына түгел, район...
-
Үз өлешебезне кертик
Ел саен 18 майда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр. Җәмгыять тарихи-мәдәни мираска карата үз мөнәсәбәтен музейлар аркылы чагылдыра, диләр, һәм бу нәкъ шулай. Матди һәм рухи мәдәният истәлекләрен җыеп-саклап, музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләүдә зур эш алып баралар.
-
Яшь механизатор үрнәк күрсәтә
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә язгы кыр эшләрен башкаруда Чистай совхоз-техникумының өченче курс студенты Сергей Осипов зур өлеш кертә. МТЗ-1221 тракторында ул бөртекле һәм азык культураларын чәчү өчен җирне намус белән һәм сыйфатлы итеп башкара.