3 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Чиста караш“
28 ноябрьдә технопаркта "IТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә "Чиста караш" дип исемләнгән социаль экология рекламасының ачык республика яшьләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте.
-
Сакланганны Ходай саклар
Халыкта "Карак керсә берне ала - янгын булса берни калмый" дигән әйтем бар. Моңа, хәтта, "гомерне дә чикли" дип өсти алабыз. Шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен ягу сезоны башланыр алдыннан районда торак йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча инструкция белән халыкны таныштыру максатыннан уңышсыз гаиләләргә рейдлар оештырылды.
-
Төрле телдә сөйләшсәк тә...
Яңа Чишмә районында милләтара мөнәсәбәтләр торышы тулаем алганда тотрыклы булуы, төрле диндә булган һәм төрле милләт вәкилләренең тату яшәү һәм эшләүләре белән характерлана, - район территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре белән аралашканнан соң моның шулай икәнлегенә без дә инандык.
-
Мөмкинлекләре чиксез
Яңа Чишмә районында 1321 инвалид (шуларның 51-е балалар) яши, алар һәммәсе дә физик һәм социаль киртәләргә очрап торалар, ул киртәләр исә аларга җәмгыять тормышында башкалар белән беррәттән катнашу мөмкинлеген чикли.