Чертуш авылы мәдәният йортында «Аулак өй - көрәш» бәйгесе булып узган
21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан, Чертуш авылы мәдәният йортында «Аулак өй - көрәш» бәйгесе булып узган.
Бәйгедә Чаллы Башы АМЙдан «Йөзек кашы», Зирекледән «Зирекле кызлары», Тубылгы Тау АМЙдан «Тубылгы Тау кызлары» һәм «Чертуш кызлары» командалары ярышкан.
Әлеге бәйгенең төп темасы - Туган тел турында булган. «Аулак өй»челәр шагыйрьләрнең Туган тел турында шигырьләрен әйбәт белгәннәр, шулай ук үзләре белән таныштыру визиткаларын иҗади якын килеп әзерләгәннәр. Ахырдан һәр команда такмаклар әйтешеп, бик матур җырлаган. Иҗади биремнәр дә бик яхшы итеп башкарылган.
Мөхтәрәм җюри әгъзалары - Миләүшә Халикова һәм Рузалия Шәрифуллина командаларның эшчәнлеген бәяләп, шундый нәтиҗәгә килгәннәр:
1 урынны «Зирекле кызлары» командасы яулаган;
2 урында - Чаллы Башы мәдәният йортыннан «Йөзек кашы» командасы;
3 урында - «Чертуш кызлары» командасы;
4 урын «Тубылгы Тау кызлары» командасына бирелгән.
Кичә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланган.
«Аулак өй - көрәш» проекты җитәкчесе - Сәрия Закировага зур рәхмәт! Аның идеясе белән башланган әлеге проект дәвамлы булсын!», - дип яза Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев