Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ашханәләрдә тәртип булырга тиеш

Язгы кыр эшләре башлану белән районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында ашханәләр эшли башлаячак, орлык агулау, ә бераз соңрак чәчүлекләрне агулы химикатлар белән эшкәртү эшләре алып барылачак.


Хуҗалык җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән киңәшмәдә Роспотребнадзорның Чистай ТБ белгечләре Әнвәр Мостафин һәм Гөлфирә Мостафиналар агулы химикатлар белән эшләгәндә куркынычсызлык чаралары һәм ашханәләр эшенә карата нинди таләпләр булачагы турында сөйләделәр.
Әнвәр Мостафин, нигездә, агулы химикатлар белән эремәләр әзерләү, аларны саклауга нинди таләпләр, нинди шәхси саклану чараларыннан файдалану кирәклеге һ.б. мәсьәләләргә кагылды. 18 яшьтән яшьрәк шәхесләргә һәм йөкле хатын-кызларга агулы химикатлар белән эшләү рөхсәт ителми.
- Авыл хуҗалыгы оешмаларында туклануны оештырганда барлык санитар нормалар да үтәлгән булырга тиеш, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Гөлфирә Мостафина. – Ашханәләр чиста һәм дезинфекцияләнгән булырга тиеш. Савыт-саба, махсус киемнәр, юу чаралары, технологик җиһазлар һ.б. булу зарур. Продукцияләр тазә һәм сыйфатлы булырга тиеш. 
Ашханәләрдә һәм орлык агулауда эшләячәк барлык хезмәткәрләр медицина тикшерүе һәм гигиена буенча укулар үтәргә тиеш (графиклар төзелгән, РҮХ дә медицина каравы һәм укулар уздырыла инде).
Район комиссиясе бу көннәрдә хуҗалыкларда булып, ашханәләрнең торышын тикшерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев