Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл җирлекләре эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды

Районның авыл җирлекләре башкарма комитетлары һәм бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде, ул Рус Чабаксары АМЙ да узды.


Моннан алдагы киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында гомуми бүлек начальнигы Татьяна Кривошейкина хәбәр итте. Нигездә, барлык йөкләмәләр үтәлгән.
Район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников гражданнар җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләр һәм кергән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турындагы информация белән чыгыш ясады. Барлыгы 90 нан артык мәсьәлә иде, шулардан 61 есе үтәлгән, калганнары район җитәкчелеге контролендә.
Район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Александр Объедков авыл җирлекләре тарафыннан район сайтында яңалыклар урнаштыру буенча эшләрнең торышы турында информация ясады, аларны урнаштыру буенча яңа кагыйдәләрне аңлатты. Якын араларда әлеге мәсьәлә буенча АҖ башкарма комитетлары секретарьләре белән укулар үткәреләчәк.
Район халкы тарафыннан социаль челтәрләрдә нинди мәсьәләләр һәм проблемалар күтәрелүе турында ҮКС директоры Светлана Мартышова җиткерде. Районның торак пунктларында шактый позитив, реаль эшләр башкарылуы билгеләп үтелде, ләкин бу хакта социаль челтәрләрдә информация бик аз.
Аннан соң финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның АҖләрдә бюджет үтәлеше турындагы информациясе тыңланды. 5 ай эчендә керемнәр буенча бюджет 260 млн. сум күләмендә үтәлгән, еллык план – 542 млн. сум (48 %). Керемгә карап салына торган салым (НДФЛ) еллык планнан 47 % ка үтәлгән. Район бюджетының чыгымнар өлеше 230 млн. сум күләмендә – 43% ка үтәлгән (еллык план – 538 млн. сум).
Ул шулай ук электр энергиясе, газ куллану, дебитор һәм кредитор бурычларга кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгече Оксана Козлова муниципаль милекне сату, исәптән чыгару, баланска кую турында хәбәр итте.
Татарстанда муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге 24 индикатор-күрсәткечләр буенча билгеләнә. Монда районда эшчәнлекнең барлык өлкәләре керә. Алар район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары буенча бүленгән.
Биш индикатор буенча планлаштырылачак эшләрнең үтәлеше турында район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җиткерде. Шуларның өчесе үтәлә – керемнәр керү, ТКХ хезмәтләренә түләү (эл. энергиясе һәм газ), тиешле программалар буенча төзелеш һәм капиталь ремонт барышы, ә ике мәсьәләнең үтәлеше сорау астында – бу ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша торак – коммуналь хезмәтләргә электрон түләүләр өлеше һәм торакны сафка бастыру (план 2000 кв.м, үтәлеш әлегә 1485 кв.м).
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякка ике күрсәткечне үтәү йөкләнгән. Кызганычка каршы, алар икесе дә әлегә үтәлми. Бу – халыкның табигый артуы (кимүе) – 5 айда 43 бала туган, 75 кеше үлгән, ягъни 32 кешегә кимү күзәтелә. Икенче күрсәткеч – инвалидларны эшкә урнаштыру. Районда андыйлар 370 кеше, 99 сы эшкә урнаштырылган, әле тагын ике дистә кешене эшкә урнаштырырга кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча барлык авыл җирлекләренә дә район үзәге учреждениеләре белән берлектә конкрет эшләргә кирәк.
Ринат Фәсахов шулай ук төзекләндерү буенча ике айлык нәтиҗәләре турында да хәбәр итте. Ул башкарылган эшләр өчен оешмалар җитәкчеләренә, АҖ башлыкларына рәхмәт белдерде һәм төзекләндерү буенча әле эшләнмәгән эшләрнең барлыгын да билгеләп үтте. Аерым алганда, контейнер мәйданчыкларыннан ККК чыгару буенча (каты көнкүреш калдыклары) эшне яхшыртырга, кайбер оешма территорияләрен төзекләндерергә кирәк (элекке СПМК, ХСМУ, “Төзүче” ҖЧҖ, шулай ук “Артемьева Л.Р.” КФХ һәм район үзәгендә тау башындагы автозаправка).
Һәр җирдә чүп үләннәрен чабарга, чәчәкләр утыртырга кирәк, ә адмкомиссиягә – төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланырга.
Киңәшмә азагында РҮХ дә халыкны диспансерлаштыру һәм шәхси хуҗалыклар өчен печән хәзерләү мәсьәләләре каралды (халыкка үләнне чокырлардан, яр буйларыннан, уңайсыз урыннардан, аланнардан чабып алырга кирәк, ә авыл хуҗалыгы оешмаларыннан көтеп ятмаска).
Азат МУСИН.
Автор фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев