Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Хезмәт һәм мәшгульлек министры Яңа Чишмәдә

25 июньдә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Яңа Чишмә районында булып китте.

Ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк белән Картлар йортында булды һәм гражданнарны кабул итүләр үткәрде.
Министрның эш визиты Картлар йортына барудан башланды, ул анда яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. Министр эшләр торышын, күптән түгел үткәрелгән капиталь ремонт сыйфатын, милекнең сакланышын уңай бәяләде.
Аннан соң Эльмира Зарипова район хакимиятендә гражданнарны кабул итүләр үткәрде. Кабул итүдә шәхси сораулары белән Яңа Чишмәдән дүрт кеше булды. Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде.

Азат Мусин.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев