Ленино авылында СВОда катнашучы белән очрашу булган
Ленино АМЙда өч махсус хәрби операциядә катнашучы, контракт хезмәтенең өлкән сержанты Николай белән очрашу кичәсе үткәрелгән.
Яралангач, дәвалану вакытында Николай туганнары һәм дуслары белән даими элемтәдә торган. Тулысынча савыгып бетмәсә дә, ул чарага килүдән баш тармаган. Яшьләрне өйрәтер өчен, үзеңә дә алар өчен үрнәк булырга кирәк, шуңа күрә балачактан ук пөхтә һәм физик яктан нык булу мөһим, дигән Николай. Армия - егетләр һәм анда хезмәт итүче кызлар өчен дә тормыш мәктәбе ул. Чарага килгән мәктәп укучылары армия, хезмәт турында сөйләгәнне кызыксынып тыңлаганнар, сораулар биргәннәр. Булачак солдатлар өчен әлеге әңгәмә бик кызыклы һәм файдалы булган. Ә Николай ул Россия сакчысы үрнәге, чөнки бик яхшы хәрби хезмәте өчен ул Суворов медале белән бүләкләнгән.
Без Николайның тизрәк терелүен телибез һәм намуслы хезмәте өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев