Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертелде

    26 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының алтынчы утырышы булып узды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

    Көн тәртибе буенча утырышта муниципаль норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы 11 мәсьәлә каралды.

    Депутатлар район башкарма комитеты, районда бюджет төзелеше һәм бюджет процессы, вакантлы муниципаль вазыйфаны биләп торуга конкурс, коррупцион хокук бозулар кылган өчен хезмәткәрләрнең җаваплылыгы турындагы нигезләмәләргә (Положение) үзгәрешләр керттеләр.

    Утырышта авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытында билгеләнгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның уртача район нормасы расланды (4 гектар күләмендә), гражданнарның өлешле милкеннән бүлеп алына торган җир участокларыннан кала.

    Депутатлар шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр керттеләр. Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина комиссия составына  кертелде, ә Валентина Семеняк - чыгарылды.

    Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

    Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының алтынчы утырышы үз эшен төгәлләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: