Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтелгән

Яңа Чишмә районындагы опекун гаиләләр ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка гаиләләренә психологик – педагогик ярдәм  кирәклеге турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Депутат үз сүзендә торган һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларда катнашу кысаларында  фондның тәҗрибәле белгечләре катнашында “Көч балаларда“ хәйрия фонды акциясе оештырылган.
Акциянең максаты – балалар – ата-аналар мөнәсәбәтен оптимальләштерү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм психоэмоциональ йөкләнешне төшерү.
БСМ-дә үткән акция барышында белгечләр ата-аналарга һәм балаларга ышанычлы мөнәсәбәтләр һәм гаиләдә гомуми психологик иминлек булдыруда бер-берен аңларга ярдәм иттеләр.
Гаиләгә тәрбиягә һәм опекага бала алган  гаиләләр белән комплекслы психо-коррекцион һәм педагогик эш җылы һәм иркен шартларда үткәрелде.  Очрашу азагында фонд психологлары “Минем гаиләм“ дип аталган бердәм уен-тренингы үткәрделәр.
Әти-әниләр  консультацияләр һәм тренинглардан соң гаиләдә үзара эш итү, аралашуда яңа тәҗрибә алуларын, бер-берсенең уңай якларын ачуларын билгеләп үттеләр. “Без башка кәеф белән китәбез һәм мондый очрашуларның дәвамы булыр дип өметләнәбез“, - дип ассызыкладылар алар.
Чара барышында район башлыгы  урынбасары Надежда Попкова “Көч балаларда“ фондын оештыручы Адел Заһретдиновка районда хәйрия акцияләрен, шул исәптә үзәк нерв системасы авыруларын ачыклау максатларында балаларга медицина тикшерүе үткәрү буенча эшләрне оештырганы өчен район Советының Рәхмәт хатын тапшырды. 

Азат Мусин.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев