Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә

Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.

"Китап" милли радиосының "Мин матурлык эзләп йөрим..." автомарафоны кысаларында җәй дәвамында 18дән артык әдәби-музыкаль концерт уздыру планлаштырыла. 

Бу хакта бүген автомарафонга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Проект 2022 елның 26нчы июнендә башланган. Турның беренче ике концерты Арчада һәм Кукмарада узган. 

Ике ай ярым вакыт дәвамында "Китап" радиосының махсус тавыш аппаратурасы ярдәмендә "җырлап" йөрүче легендар автобусы, җырчылар, алып баручылар, нәфис сүз осталары белән бергә республиканың район, шәһәр, авыл урамнарын урап кайтырга, шулай ук Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә урам концертлары бирергә ниятли. 

"Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, "яшел" концертлар узачак районнарның төгәл исемлеге юк, чөнки бу исемлекне радиотыңлаучылар, тамашачылар үзләре төзи. "Радионың социаль челтәрләрендә махсус тавыш бирү процессы бара. Безне күрергә теләгән һәркем шул аккаунтларга кереп, үз авыллары өчен тавыш бирә ала", - диде баш мөхәррир. 

"Без чакырулар көтәбез", - дип җөпләде аны "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ai-davamynda-min-maturlyk-ezlap-iorim-avtomarafony-barysynda-18-lap-koncert-kotela-5857017

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X