Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белемнәрен күрсәттеләр

26 мартта гимназия базасында пенсионерлар арасында “Компьютер Land” : “Өченче яшь” республика конкурсының муниципаль этабы булып үткән.

Анда пенсия яшендәге 12 кеше катнашкан. Аларның барысы да компьютер грамоталылыгы буенча курсларда укулар узганнар һәм сертификатлар алганнар.
Конкурсантлар (ир-атлар – 60 яшь һәм өлкәнрәкләр, хатын-кызлар – 55 яшь һәм өлкәнрәкләр) “компьютердан файдалана гына башлаучы” һәм “Ышанычлы төстә файдаланучы” категорияләренә бүленгән. Катнашучылар компьютер техникасы нигезләре белемнәре буенча биремнәрне бер сәгать эчендә эшләргә тиеш булганнар. Алар Microsoft Office, Word, PowerPoint программалары белән эшләү, Интернетта тиз арада текст файлларын, фоторәсемнәр, видеофайллар табу, Пенсия фонды, дәүләт хезмәтләре порталлары белән, uslugi.tatar.ru региональ порталы белән эшләү осталыкларын күрсәткәннәр, шулай ук “Минем яхшы эшләрем” темасына өйгә бирелгән эшне дә үтәгәннәр.
Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар – Екатерина Бистәсеннән Крылова Ольга Федоровна һәм Шахмайдан Сәлахова Резидә Әнвәр кызы.  Алар республикада безнең район данын яклаячаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев