Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Черемухово Бистәсендә бал бәйрәме

2019 елның 17 август иртәсендә Черемухово Бистәсендә гадәти булмаган ыгы-зыгы башланды: авылның төп урамында бәйрәмчә табын әзерләнгән иде, бик тиз генә оештырылган сәхнә бизәлгән, җирле осталар эшләнмәләре, кызыклы кешеләр фотосурәтләре күргәзмәләре оештырылган, уен һәм күңел ачу мәйданчыклары тәртипкә китерелгән, чәй бүлмәсе - «Медок» ачылды, аланда теләкләр агачы билгеләнде.

Бер сүз белән әйткәндә, черемуховолылар яратып бәйрәм итә торган “Авыл көне”нә кунаклар кабул итүгә барысы да әзер иде.
Һәм менә бәйрәмнең башлануы турында хәбәр иткән, авыл халкын һәм кунакларны төп вакыйга урынына чакыручы фанфара тавышлары яңгырады. Коймак белән балдан авыз иттереп, “Туган як” җыры белән барысын да “Рябинушка” ансамбле сәламләде. Черемухово халкын район һәм Казан кунаклары котлады: бу район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты җитәкчесе Алсу Тарханова, РМБ мөдире Александр Еронтьев.
 Авыл халкына һәм аларның кунакларына карата котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцына чыгыш ясады, ул сүздә генә түгел, ә асылда кече ватаннарына мәхәббәт күрсәтүче авылдашларына рәхмәт белдерде.
Якташларының һәм күршеләренең алкышлары астында сәхнә түренә 25 ел авыл халкының сәламәтлеге сагында торучы ФАП фельдшеры Наталья Белоглазова, «21 гасыр лидеры» исемен алган педагог Максим Сальцын, алдынгы механизатор Сергей Горбунов, иң яхшы сыер савучы Нина Лапшина, шулай ук бер сыердан иң күп сөт саткан Михаил Зубов, Павел Ерофеев һәм Василий Беспаловлар күтәрелде. Барысына да Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Матур ишегалды» номинациясендә Татьяна Ерофеева, Ирина Доронина һәм Зинаида Москотинага бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары бирелде. Спортка мәхәббәт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганы өчен өченче яшь кешеләре Любовь Беспалова, Антонина Шкурихина, Федор Горн, Иван Шабановлар билгеләп үтелде.
Шулай ук бу бәйрәм көнендә бөтен авыл белән 14 юбилярны котладылар. Алар арасында быел 85 яшьлекләрен билгеләп үтүче Мария Федоровна Наумова һәм Валентина Александровна Малолеткова да бар.
Александр һәм Мария Отавиннарны “Алтын туй”лары белән, шулай ук быел гына гаилә корган Алексей һәм Алсу Труновлар гаиләсен котладылар. Атап үтелгәннәрнең һәркайсы истәлекле бүләк алды.
«Безнең сафка басты!» - бу номинация иң дулкынландыргыч булды: авыл халкы алдында алар беренче тапкыр пәйда булды, дөрес, әниләре кулында, бу агымдагы елда якты дөньяга килгән Егор Шумков, Валерия Прыткова һәм Дима Лобанов. Балалар һәм аларның әти- әниләре дә бүләксез калмады. Лобановлар гаиләсендә быел ике вакыйга булган, алар якташлары тарафыннан игътибарга алынган. Бу көнне аларны: Сергей Васильевичны юбилее белән, Дмитрий  Александровичны тууы белән котладылар. Бабасы һәм оныгының яшь аермасы 60 яшь тәшкил итә.
Бәйрәм көне күрше  авыллардан килгән артистлар чыгышы белән дәвам итте - бу Архангел Бистәсе, Ленино, Петропавел Бистәсеннән һәм Яңа Чишмәдән Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновларның гаилә дуэты. Тантаналы өлештән соң халык бәйрәм мәйданы буйлап таралды. Биредә һәркемгә, бигрәк тә балалар өчен күңел ачу урыны күп иде: батутлар да, таулар да, «Ириска» белән уеннар да, татлы мамык да һәм башка бик күп нәрсәләр. Дөрес тә – иң яхшысы һәм күңеллесе - балаларга.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев