Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш башлаучы фермерлар грантлар алган

“Яңа эш башлап җибәргән фермерларга ярдәм” һәм “Гаилә фермалары төзү” республика программалары буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалган.

Агымдагы елда районыбызның авыл эшмәкәрләре тарафыннан 13 гариза бирелгән һәм шулардан 6 ысы сайлап алу конкурсын узып үзләренең авыл бизнесын үстерүгә грант ияләре булган.
“Гаилә фермалары төзү” программасы буенча грант иясе – Чертуш авылыннан Рәзил Ситдыйков. Грант акчаларына ул 50 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек фермасы төзиячәк һәм 30 баш күп сөт бирә торган башмак таналар сатып алачак.
Эшләрнең һәм башмак таналар сатып алуның гомуми суммасы 8 млн. 350 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптә грант – 5 млн. 10 мең сум, ә фермерның үз акчалары – 3 млн. 340 мең сум. Фермер грант алган көннән алып 2 ел эчендә производство куәтенә чыгарга (ягъни ферма төзергә һәм 50 баш сыеры булырга), шулай ук 3 яңа эш урыны булдырырга тиеш. Аннан соң гаилә фермасы грант акчаларын үзләштергәннән соң кимендә 5 ел дәвамында авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып барырга, шулай ук грант алган елда булдырылган даими эш урыннарын сакларга бурычлы. “Яңа эш башлап җибәргән фермерларга ярдәм” программасы буенча безнең районнан 5 кеше грантка ия булды.
Грант акчалары күләме һәркайсының бертөрле – 3 әр млн. сум. Әле тагын алар барлык эшләрне башкаруга һәм терлекләр сатып алуга 340 ар мең сум күләмендә үз акчаларын кертергә тиешләр.
Эш башлаучы ике фермер –Шахмайдан Илгиз Сәлахов һәм Чуаш Чабаксарыннан Николай Ильдуловлар һәркайсы 50 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзү белән шөгыльләнәчәк.
Горшководан Любовь Госсаметдинова да сөт терлекчелеге белән шөгыльләнәчәк. Грант акчаларына ул күп сөт бирүче 40 башмак тана сатып алачак.
Яңа Чишмәдән Олеся Котова грант акчаларына терлекчелек фермасы өчен бина һәм күп сөт бирүче 18 баш башмак тана сатып алырга ниятли.
Шахмайдан Тәлгат Гатауллин МЭТ симертү белән шөгыльләнәчәк. Ул бина төзергә һәм симертү өчен 50 баш МЭТ сатып алырга планлаштыра.
Конкурс шартлары буенча барлык фермерлар да үзләренә йөкләмә ала: грант алганнан соң 18 ай дәвамында биналар төзергә, терлекләр сатып алырга һәм тулысынча планлаштырылган производство куәтенә чыгарга, шулай ук һәркайсы 3 әр яңа эш урыны булдырырга, грант акчаларын үзләштергәннән соң кимендә 5 ел дәвамында авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып барырга тиешләр.
Фермерларга барлык планлаштырылган эшләрен тормышка ашыруларын һәм үз авыл бизнесларын алда да  үстерүләрен телибез.
Азат МУСИН
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев