Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Красный Октябрь халкының теләкләре исәпкә алыначак

«Бердәм Россия» тирәнтен өйрәнүгә керешкән “Безнең ишегалды” дип аталган яңа программа буенча Татарстанда күп фатирлы йортларның ишегаллары ремонтланачак һәм төзекләндереләчәк.

“Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе әгъзалары һәм эшче төркем вәкилләре күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрәләр һәм ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләрен һәр яктан тикшерәләр.
Яңа Чишмәдә Чернышевский урамында 32 нче номерлы йортта яшәүчеләр белән шундый очрашу булды инде. Чираттагы очрашу Красный Октябрьдә Үзәк урамдагы 2 нче һәм 4 нче йортларда һәм Мәктәп урамындагы 2 нче номерлы йортта яшәүчеләр белән 31 июльдә булып узды.
Әлеге йортларда яшәүчеләр үз теләкләрен әйтә һәм үз ишегалларында нәрсәләр эшләргә кирәклеген йорт ишегалдына урнаштырылган планшетта схема рәвешендә күрсәтә алдылар. Тәкъдимнәр шактый. Аерым алганда, Светлана Мартышова ишегалдында автомашиналар өчен парковка, арканнан шәһәрчек һәм резин япма белән хоккей тартмасы (җәен дә футбол уйнап булсын өчен) ясарга тәкъдим итте, Марина Фролова ишегалларындагы яктырткычларны яхшыртырга һәм подъезд юлларына асфальт җәяргә, Светлана Пронина исә территорияне яшелләндерергә һәм кер киптерү өчен аерым урын билгеләү кирәклеген әйтте, ә Алексей Захаров балалар уен мәйданчыгын якын-тирәдәге күп фатирлы йортларда яшәүче балалар да уйный һәм ял итә алырлык башка иркенрәк һәм куркынычсызрак (юлдан ераккарак) урынга күчерүне тәкъдим итте.
Ишегалды буйлап велосукмак (юл) ясау, беседкалар һәм спорт җиһазлары, таганнар һәм карусельләр урнаштыру тәкъдимнәре дә булды.
Халыкның барлык тәкъдимнәре язып алынды. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән шундый очрашулар төгәлләнгәннән соң кабул ителгән барлык тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлегендә системалаштырылачак һәм тиешле ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләү өчен ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына җибәреләчәк.
Ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау программасы 5 елга исәпләнгән (2020-2024 елларга).
Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев