Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендә төлкеләр һөҗүме күзәтелә

Соңгы араларда редакциягә район үзәгендә яшәүчеләрдән шәхси хуҗалыкларга төлкеләр керүе турында хәбәрләр һәм шалтыратулар ешайды.

Яр буе, Совет, Гагарин һәм башка урамнарда яшәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Аларның күпчелегендә кош-корт саны, аерым алганда, тавыклары кимегән,  бу чакырылмаган кунаклар – төлкеләрнең даими килүеннән. Яшь төлкеләр кешеләрдән бик үк курыкмыйлар һәм азык эзләп ишегалларына килеп керәләр. Төлкеләр районның башка торак пунктларында да күренгәли икән, агымдагы ел аларның үрчүенә уңышлы булган, күрәмсең. Яңа Чишмә АҖ  башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов төлкеләрне нейтральләштерү кирәклеге турындагы безнең сорауга, бу эш киләсе атнада башланачак, дип җавап бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев