Бу хәл көтелмәгәндә булды.

Йомырка тәбәсе кыздырып йөргән җиреннән, терсәге тиеп китеп, яңарак кына кайнап чыккан чәйнекне идәнгә төшереп җибәрде Айбулат. Уң аягын шунда ук меңәрләгән бал корты чаккандай өтеп алды. Гадәтенчә, яланаяк иде. Күз ачып йомганчы кыздырган кысла төсенә кергән аягы эреле-ваклы кабарчыклар белән капланды. Ир, авыртудан сызланып, тешләрен кысты.
-Абау! Ни булды?
Юыну бүлмәсеннән чыккан хатыны куркудан зурайган күзләре белән бер генә тутырып карады да янә юыну бүлмәсенә йөгерде. Ул да булмады, ләгәнгә су тутырып килеп тә җитте:
-Соң, җан кисәккәем, аш бүлмәсенә кермә дип күпме әйтәм мин сиңа. Бии белмәгән аю сыман ич син монда.
— Ыхы, — дип йөзен чытты ир. — Бии белмәгән аюга урын тар...
— Әйдә, әйдә, утыр, тык аягыңны салкын суга, — хатын бу юлы сүзен кыска тотты.
Айбулат карусыз гына урындыкка утырды. Салкын су әрнүне бераз гына баскан кебек тоелса да, тубыкка кадәр кызарып-кабарып чыккан аягы үзәккә үтеп сулкылдый иде. Башыннан «Ә ул тоташтан янган...» дигән уй сызылып үтте.
-Авыртамы? Әрниме? Түз инде, түзәргә кирәк хәзер. Абау, бигрәк каты пешкәнсең, әллә соң Ашыгыч ярдәм чакырыйкмы? Үзең дә инде, бераз саграк булсаң ярамыймы? Бу көннәрдә бигрәк таркауланып киттең... — Мизгел эчендә булган хәлдән югалып калган ирне Гадиләнең ашыга-кабалана сөйләнүләре чынбарлыкка кайтарды.
-Юк, әлегә кирәкмәс. Иртәгә күз күрер, — дип куйды ул.
-Эшеңә шалтыратып әйтәсеңме?
-Шулай итәрмен.
Гадилә, әйткәнне дә көтеп тормыйча, ирнең телефонын алып керде. Айбулат көлемсерәп куйды: ничек шулай булдыра ала бу хатын-кыз? Ярты сүзеңнән түгел, карашыңнан ук аңлый. Әллә аңа гына шундый бәхет елмайдымы икән?
Аннары, ай-ваена карамыйча, хатынын эшенә озатты. Аяк-кулсыз гарип түгел ич әле, үз-үзен карарлык. Хәер, алайга китсә, Ник Вуйчичны кем гарип дип әйтә алсын, йә? Әнә Рөстәм Нәбиев ике аяксыз көе Эльбрус түбәсенә кадәр менеп җитте. Җан гариплегеннән Аллаһ сакласын! Ә бабасы нинди иде икән? Ничек яшәде икән ул йөк белән? Иң авыр йөк күңел йөге ич ул: үкенечкә ачы хәсрәт кушылса бигрәк тә.
Айбулатның күптән инде болай сентиментальләнеп торганы юк иде. Ике бала атасының күңелдә казынудан башка да эшләре муеннан: иртәдән эш дип чыгып китәсең, кичкә әлсерәп кайтып авасың. Шунсыз булмый. Бу дүрт бүлмәле фатир да, хатыны белән үзенең машиналары да күктән төшмәде — бөтенесенә хәләл көч кергән. Әле аның заманасы, корт чаккыры нәрсә, бер алдын, бер артын күрсәтә — һич кенә дә үз җаеңа, үзең теләгәнчә яшәргә хут калдырмый.

Бабасы дәфтәре
Кырыгын тутырып килүче нык бәдәнле, типсә тимер өзәрдәй ир, авыр көрсенеп, җайлап кына аягын карават башына күтәреп куйды. Менә хәзер ят инде! Үзең белеп туктый алмасаң, Аллаһ шулай туктата икән ул. Уйлан бераз, адәм баласы, эш аты шикелле генә яшәмә, гомерең чикле, дөрес яшисеңме, ди микән... Айбулат, үрелеп, караватка терәлеп үк торган кечкенә өстәл тармасыннан саргаеп беткән бер дәфтәр тартып чыгарды. Күңелен бимазалап торган, бөтен тынычлыгын алган әлеге дәфтәр бабасыныкы иде. Үзеннән иске йортларда гына була торган ис килә. Тәмле дип әйтеп булмый ул исне. Тарихның үзе сыман...
Әнисе ягыннан бабасы Әхмәтҗанны томанлы гына хәтерли ул. Айбулат Казанда туды, авылга — әбисе белән бабасы янына елга берничә генә кайтып әйләнә иделәр. Алай ерак ара да түгел иде инде юкса. Нишләптер әнисе белән бабасы арасыннан кара мәче узган кебек иде. Берничә көнгә генә кайталар да янә калага ашыгалар. Эш күп, янәсе. Кайткан саен әнисе зират тирәләрен әйләнә, су буйларына төшеп, озаклап йөреп кайта иде. Хәзер әнкәсе дә мәрхүмә инде.
Бабасы фани дөнья белән хушлашканда, малайга ундүрт яшьләр чамасы иде.
Нинди итеп хәтерли ул аны? Төз озын буен вакыт җиле алга таба авыштырган —башын җилкәләре ышыгына яшерергә теләгәндәй һәм аска карабрак йөри иде ул. Кайвакыт уен-көлке сөйләп ала да, кинәт кенә туктап кала, үзенең бакчадагы "яшел йорты"на кереп китә. Анда бабасының эш кораллары саклана, эреле-ваклы әллә никадәр җиһазлары тора. Урындык, тәрәзә йөзлеге кебек нәрсәләр ясап әвәрә килә шунда. Эш вакытында аның ул "яшел йорты«на якын килергә ярамый. Әбисе «бу баланы да эш рәтенә өйрәтмисеңме соң?» дип караган иде дә, картының сүзе кыска булды: атасы бар, атасы өйрәтер!
Кырыслыгы бар иде бабасының — ике тапкыр кабатларга да, кабатлатырга да яратмады. Пөхтә иде, төгәл иде.
Шулай да гармунда уйнарга өйрәткәне өчен бабасына рәхмәтле Айбулат. Җырга әвәслеген белеп алу белән үз янына утыртып өйрәткән иде. «Гармунчының бармаклары саен мәхәббәт аның. Ишеткәнең бармы шундый хикмәтне? Халык әйтсә, белми әйтмәс. Көең бар, тиз отарсың», — дигән иде.
Яшел йорттан еш кына гел бер җыр ишетелә иде:
Сахраларга чыксам, үлән сирәк,
Урманнарга керсәм, җир җиләк;
Эчем дә генә тышым нигә ут минем,
Нигә яна икән бу йөрәк?
Туган нигез

Инде дистә еллар буш торган бабасы йортын, эчен-тышын бераз тәртипкә китергәч, аз хакка булса да сатып булмас микән дигән уй белән кайтып килде ул авылга үткән атнада. Әнисе ягыннан туганнарына да, үзенекеләргә дә кирәкми инде ул хәзер — барысының да тормышлары җитеш. Туган нигезе булмагач, ул да әллә ни хафаланмый иде — авыл җирлегеннән «иясез йорт урамны ямьсезләп тора, ни дә булса эшләтегез инде» дигән хәбәр ирешкәнгә генә алынды.
Әйе, заманында урамдагы иң матур, иң төзек йорт иде ул. Зур, тигез нарат бүрәнәләрдән күтәрелгән, такта белән тышлап, ел саен сары төскә буяп яңартылып торган йортның бизәкле тәрәзә йөзлекләре, өй кыегында сырлап эшләнгән кечкенә генә балконы хуҗаларының уңганлыгы һәм таза тормышлы булуы хакында ерактан ук кычкырып тора иде. Ике ягында да бакча тутырып карлыган, кура җиләге, алмагачлар үсә. Иде. Инде ул төзек йортның өрәге генә калган икән. Бакчаны кычыткан белән әрекмән басып киткән, күптән буяу күрмәгән йорт суга төшкән тавык төсле өтек хәлдә моңаеп утыра.
Ир әлеге чагыштыруына ачы гына көлемсерәп куйды. Әле күптән түгел генә яңгыр явып үткәнгә шулай уйлады бугай. Кимендә бер-ике көнлек эш иде монда. Үзенең алай озаклап биредә ятарга җае булмаганга, күршеләргә кереп китте. Алар аша эшкә тилмереп йөргән ике авылдашларына әйттереп, буяу-кадак ише нәрсәләрне юнәтеп, эшкә керештеләр.
Күмәк эш күл күчерә — кичкә инде ихата-бакча тирәләре чүптән арындырылган, йорт тышы янә сарыга буяп яңарып киткән иде. Урам сукбаен юындырып-кырындырып, яңа күлмәк кидерткән чамасы булды бу. Капка-койманы заманча итеп яшел калайдан эшләтергә ниятләде Айбулат. Анысын да күршеләре күз-колак булып ясаттырырга ышандырып калдылар. Әхмәтҗан карт белән Миңҗамал карчыкны ихтирам итә иде авыл халкы, аннан килеп, кырынаеп чүгә башлаган ул коймаларга үзләренең дә күптән эчләре пошып йөри иде. Үз йортың гына түгел, күршеңнең йорты да урамга төс бирә ич ул.
Иске көндәлек дәфтәрне чормадан тапты Айбулат. Әбисе белән бабасы — икесе дә укытучылар иде. Алар бер генә журналны да әрәм итмиләр, елын-елга таслап, бәйләп чормага менгереп куя иделәр. Анда ата-бабалардан калган самавыр, көянтә, урак ише нәрсәләр дә барлыгын хәтерли әле ул. Күпмесендер музейга тапшырганнар иде бугай инде, бәлки, тагын ниләрдер калгандыр, дип менсә... Кем кулы уйнагандыр — элек өй эчендә булган күп нәрсә «аякланган» — чормага менеп урнашкан икән.
Тагын күршеләрен ярдәмгә чакырырга туры килде. Яхшы күрше — дөнья малыннан артыграк, шуңа инанды Айбулат: тиз арада музей хезмәткәрен чакырып, алары исә рәхмәтләр укый-укый, әллә никадәр әйберне төяп алып та киттеләр. Үзенә бабасы ясаган бизәкле тартма белән әбисенең чиккән тастымалын да менә шул дәфтәрне генә калдырды ир. Тышына «Әхмәтҗан Нургалиев. Эч пошканда эч бушаткан дәфтәр» дип эре хәрефләр белән язып куелган ул дәфтәр бабасының кәчтүмнәрен кузгата башлагач килеп чыкты.
-Кара-кара, Әхмәтҗан бабай көндәлек алып барган ич, — диештеләр музей кызлары.
- Бик кызыклы экспонат булыр иде бу, — дип, бирәсеңме монысын да, дигәндәй, Айбулатка карадылар.
- Укып чыгыйм әле, кызлар, аннары күз күрер, — дип җаваплады ул.
Беренче битен ачып укый башлауга, дәфтәрнең үзе белән китәчәген аңлады. Гаилә серләре язылган көндәлектә ул белмәгән күп нәрсәләр булырга охшаган иде. «Кичер, Раузам, гаебем зур синең алда...», — дип башлана иде ул.
(Дәвамы бар)
Нет комментариев