Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ҮТКӘННӘГӘ КИЛДЕ КАЙТАСЫМ

Ф. Мөхәммәтҗан – Тегермәнле

Авылыма кайткач яңарыплар

Искә төшә никтер үткәннәр.

Шау-гөр килеп чана- чаңгы шуып,

Шабыр тиргә батып беткәннәр.

 

Искә төшә чиләк-көянтәләп,

Әниләрнең суга төшкәне.

Ап-ак мичтә, чуен-табаларда,

Тәмле ризыкларның пешкәне.

 

Онытылмас урамны тутырып,

Кыр ягыннан көтү кайтканнар.

Кайтмый калган сарык бәрәннәрен,

Эзләп-табып алып кайтканнар.

 

Су коена идек елгаларда,

Өйгә кайтмый идек көнозын.

Күлмәк-ыштаннарны ныклап бәйләп,

Ясый идек бит без “каз ботын”.

 

Урам тулы халык йөри иде,

Хәл белешер иде күршеләр.

Кибет яннарында җыйналышып,

Гәп коралар иде кешеләр.

 

Ә кичләрен матур гына киенеп

Кулга тотып каба-аялар.

Кич утыра җыелалар иде,

Бер-берсенә әби-апалар.

 

Ә бит хәзер никтер гел башкача,

Урамнарда кеше күрмисең.

Авыл урамнары тынып калган,

Күршенең дә хәлен белмисең.

 

Без коенган инеш-елгаларны,

Басып киткән таллар-тирәкләр.

Бала-чага чана-чаңгы шумый,

Эх, өзелеп китә үзәкләр.

 

Чишмә юлларында чүп үләне,

Көянтәләр инде чормада.

Балачакның матур хатирәсен,

Эзләп йөрдем озак урамда.

 

Еллар үткән саен үткәннәрне,

Күңелем никтер минем сагына.

Кайтарасы иде авылымны,

Балачагым үткән чагына.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев