"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
22 мартта "Аҗаган" яшүсмерләр клубында гер спорты буенча ярышлар булып узган.
"ФЭСТ" балалар саклау җайланмасы ("направляющая лямка" тибындагы) ЮТҺ очракларында баланың куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Кагыйдәләр таләпләренә туры килә алмаячак - экспертлар шундый нәтиҗә ясаганнар һәм шуңа да ул киләчәктә билгеләнү буенча саклау чарасы булып тормаячак.
25 мартта "Олимп" УСЗ-да "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" дип аталган спорт чарасы булып үтте, ә берничә көннән соң ярышларда җиңүчеләр Татарстан данын Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннарында якларга хокук алып, республика финалында 1 урынны яуладылар. 8 авыл җирлегеннән 9 гаилә "Олимп"та спортның 4 төре буенча көч сынашты...
Үткән пәнҗешәмбе көнне Акбүре Мәдәният йорты коллективы иҗат отчетын жюри һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Җирле мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән искиткеч шәп сценарий иҗат отчетлары исеменә - "Сәнгать мәңге яшь һәм борынгы" - туры килеп тора иде.
Яңа Чишмә районында яшәүчеләр мөрәҗәгатенә җавап итеп "ТР Яңа Чишмә районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" МУ балалар бакчаларында балаларны тәрбияләү (карау) өчен булган ташламалар буенча түбәндәге информацияне җиткерә.
28 мартта "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ-дә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына дәүләт техник каравы үткәрелде. Техник карау агрофирманың өч бүлекчәсендә: Красный Октябрь поселогында, Черемухово Бистәсендә һәм Чистай районының Кызыл Ялан авылларында узды. Техник карауга 41 берәмлек техника куелган иде.
Быков Григорий Иванович райондагы сугыш ветераннары арасында иң яшьләренең берсе, аңа 81 тулып узган. Аңа бит 40 нчы елларда түгел, 50 нче, нәкъ менә украин милләтче -бендеровчылар белән көрәшергә туры килгән.
1 апрельдән 2014 елның II ярты елына газета һәм журналларга язылу башланды.
Һәр елны күркәм традицияне саклап, район халкы, оешмалар һәм учреждениеләр яз җитүгә урамнарны, йорт, административ бина тирәләрен, тирә-юньне, беркетелгән участокларны тәртипкә китерү, чистарту эшенә керешәләр.
0