Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстан данын якларга барачаклар

25 мартта "Олимп" УСЗ-да "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" дип аталган спорт чарасы булып үтте, ә берничә көннән соң ярышларда җиңүчеләр Татарстан данын Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннарында якларга хокук алып, республика финалында 1 урынны яуладылар. 8 авыл җирлегеннән 9 гаилә "Олимп"та спортның 4 төре буенча көч сынашты...

Гаилә командалары узышында әтиләрнең, әниләрнең һәм балаларның үз дистанцияләре иде, ә тенниста "әти яки әни һәм бала" ярышты. Беренче яшь төркемендә (баланың яше - 10-11 яшь) Тубылгы Таудан Миначевлар гаиләсе - 1 урын, Зирекледән Хамәтвәлиевлар - 2 нче, Әдәмсәдән Әхмәтовлар гаиләсе 3 нче урынны яулады. Балага 13-14 яшь булган гаиләләр арасында Тубылгы Таудан Әбдрәфыйковлар - 1 нче, Ленинодан Сапаревлар - 2 нче, Екатерина Бистәсеннән Семеновлар гаиләсе 3 урынны яулады. Җиңүче Миначевлар һәм Әбдрәфыйковлар гаиләләре 28-30 мартта Алабугага республика финал ярышларына район данын якларга барганнар.
Алабугадагы авыл районнарыннан спорт гаиләләре ярышлары шул ук яшь төркемнәрендә "Сәламәтлек" ХI авыл Спартакиадасы кысаларында узган. Анда Республиканың 11 районыннан 17 команда катнашкан. Яңа Чишмә районыннан 2 гаилә дә алдынгы урыннарны яулаганнар: Әбдрәфыйков Ришат, Гөлгенә һәм аларның уллары Рифат - 3 урында, Миначев Ирек, Гөлфирә һәм аларның уллары Айдар - 1 урында. Алар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнгәннәр. Гаиләләр бик канәгать калганнар. Финалда катнашу мөмкинлеге биргән өчен алар район җитәкчелегенә үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Моннан тыш, Миначевлар спорт гаиләсе үзләренең җиңүләре белән 2014 елның июнь-июлендә Воронеҗда узачак Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннарында Республикабыз данын яклау хокукына ия булганнар.
"Спорт сөюче гаилә - сәламәт гаилә", - дип исәплиләр
Тубылгы Таудан ярыш призерлары Миначевлар һәм Әбдрәфыйковлар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев