"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
Соңгы араларда яңачишмәлеләрнең тынычлыгын алып, йортларында асралган мал-туарга, кош-кортка һөҗүм иткән ерткыч җанварларны һәм сукбай этләрне аулау һәм юк итү буенча районда аучылардан 4 төркем оештырылды.
13 апрельдә билгеләп үтелүче һәм ел саен үткәрелүче Меценат һәм хәйрияче көне алдыннан РМЙ-да хәйриячелек эшчәнлегендә актив катнашучыларны хөрмәтләп, "Ел хәйриячесе-2013" район конкурсына йомгак ясалды.
11 апрельдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 33 нче утырышы булып үтте. Анда кайбер мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта эчке сәяси мәсьәләләр буенча ТР Президенты Департаментының баш киңәшчесе Шамил Ибраһимов катнашты һәм чыгыш ясады.
9 апрельдә районда 2014 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт Советына узачак сайлаулар һәм сайлау законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту буенча күчмә семинар узды.
Яңа Чишмәдәге Картлар йорты узган елда ничек яшәгән, яңа елда ниләр көтәләр, аның директоры Михаил Демидов хәбәрчебез белән әңгәмәдә шул хакта сөйләде.
Җиңү көне алдыннан районның барлык мәктәпләрендә патриотизм дәресләре үтә. Бу дәресләргә укучылар районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоковны ешрак чакыра башлаганнар.
10 апрельдә Чаллы Башы авыл мәдәният йортында Яңа Чишмә мәдәният бүлегенең иҗат отчеты үтте.
0