Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Тавыш бирү тартмалары үтә күренмәле булачак

9 апрельдә районда 2014 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт Советына узачак сайлаулар һәм сайлау законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту буенча күчмә семинар узды.

ТР Үзәк сайлау комитеты рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм ТР ҮСК секретаре Надеҗда Борисова 2014 елда кертелә торган яңалыклар белән таныштырдылар. Беренчедән, закон буенча узачак барлык референдумнарда һәм сайлауларда, шул исәптән ТР Дәүләт Советына да тавыш бирү тартмалары үтә күренмәле материалдан булачак. Һәр сайлау участогында 2 зур һәм 3 кечерәк үтә күренмәләре урналар урнаштырылачак. Икенчедән, депутатлыкка кандидат банкларда булган счетлары, чит илләрдә булган күчемсез милке турында мәгълүматлар тапшырмаса, сайлауда катнашу хокукын югалта. Өченчедән, хөкем ителүчеләр өчен чикләр бетерелә.
Надежда Петровна участок сайлау комиссияләре оештыру тәртибе, аның резервы, ҮСК-дә кадрларны алыштыру, сайлаулар вакытында процессуаль тәртипне бозуга юл куймау турында сөйләде. Һәр сайлау участогында сайлаучы кемгә тавыш биргәнен белсен өчен мәгълүматый стенд булу шарт.
14 сентябрьдә тавыш бирү иртәнге сәгать 7 дә башлана (элек сәгать 8дән иде) һәм кичке 20.00 сәгатькә чаклы дәвам итәчәк. Сайлаучы паспортын тәкъдим иткәч кенә тавыш бирә алачак. Сайлаучы, шәхси паспорты буенча бер бюллетень алып, үз тавышын гына бирергә хокуклы. - Тавыш бирүләрнең берсендә җәмәгать күзәтүчесе мондый тәртип бозу очрагын сизгән һәм участок сайлау комиссиясе әгъзасы бюллетеньнәр бирүдә катнашудан азат ителгән, - дип кисәтте Валентина Каменькова.
Тавыш бирү көненә кадәр 10 көн эчендә сайлауларга чакыру алганда, сайлаучы шушы вакыт дәвамында һәм тавыш бирү көнендә сәгать 2 гә кадәр (элек 16.00 га чаклы иде) объектив сәбәпләр буенча сайлауларда катнаша алмавы турында участок сайлау комиссиясенә хәбәр итәргә тиеш (башта телдән, аннары язмача).
Сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеген, кандидатларны күрсәтү һәм теркәү белән территориаль сайлау комиссиясе шөгыльләнә. Сентябрьдәге парламент сайлауларына бер мандатлы 50 округ оештырылачак. ТР Дәүләт Советына сайлаулар катнаш система буенча үтәчәк: 50 депутат - партия исемлеге буенча, 50 се бер мандатлы округлар буенча сайланачак.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев