Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернат-йортта тормыш кайный

Яңа Чишмәдәге Картлар йорты узган елда ничек яшәгән, яңа елда ниләр көтәләр, аның директоры Михаил Демидов хәбәрчебез белән әңгәмәдә шул хакта сөйләде.

-Биредә күпме кеше яши һәм 2013 елда аларның сәламәтлеге белән ничек шөгыльләндегез?
-Хәзергесе вакытта Интернат-йортта 38 яшьтән 91 яшькә чаклы булган 54 кеше яши. Ир-атларның уртача яше - 64, хатын-кызларныкы - 71. Алты кеше - тыл хезмәтчәне. 54 кешенең 32-се - инвалид: 5 кеше - 1 группа, 19 кеше - 2 группа, 8 кеше - 3 группада. Нигездә алар дәвамлы йөрәк-кан тамырлары системасы авырулы, 29 кешенең махсус тернәкләнү программасы (ИПР) бар. 8 кеше урын-җир өстендә ята, 15 кеше палата режимында (палатадан чыкмыйлар). 2014 елда ИПР буенча 13 техник тернәкләндерү чарасы һәм протез-ортопедик эшләнмәләр алынды, 4 кеше сеңдерә торган кием һәм памперслар алды, берәү ИПР күрсәткечләре буенча санатор-курорт дәвалануы үтте, 7 кеше стационарда дәваланды. Табиблар кушуынча бары 9 кеше генә хезмәт белән дәвалау терапиясе үтә.
-Яшәүчеләрнең контингенты нинди һәм вакыт-вакыт ул үзгәрәме? Алар белән махсус рәвештә ниндирәк эш алып барыла?
-2013 елда 15 кешегә кимеде: ун кеше вафат булса, өчесе башка интернатларга күчерелде, берсе туганнарына күченде. Картлар йортында нигездә (31%) Яңа Чишмә районының үз халкы яши. Интернат-йортка социаль адаптация үзәкләреннән - Казаннан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан бомжлар китерелә. Контингент ел саен 30%ка яңара бара. Алар халыклары, ихтыяҗлары, яшьләре, диннәре буенча төрле кешеләр. Андый шәхесләр өчен Интернат-йортта "БОМЖ САҮ-нән кабат китерелгәннәргә социаль-психологик тернәкләндерү" программасы эшләнгән. Калган халык белән киләчәктә "Озын гомер: активлык һәм иҗат" программасы буенча эшлиячәкбез. Безнең программалар Республика конкурсларында призлы өченче урынны яуладылар.
-Картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең көнкүреше һәм ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләгез әле?
-Монда яшәүчеләр ике һәм өч урынлы барлык уңайлыклары булган бүлмәләргә урнаштырылган. Үзләренең теләкләре буенча төрле занятиеләргә йөрү мөмкинлекләре бар. әйтик физкультура, кул эшләре белән шөгыльләнү, коллектив белән кинокартиналар карау, китаплар уку, чәчәкләр (гөлләр) үстерү, шашка уйнау, җәмәгать-файдалы хезмәт белән шөгыльләнү, үзеңне үзешчән сәнгатьтә таныту һ.б. Дини йолаларны үтәргә теләүчеләр өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре җиһазландырылган. Алар янына дин әһелләре килеп әңгәмәләр коралар.
-Картлар йортында яшәүчеләрнең тормышын тагын нинди кызыклы чаралар бизи?
-2013 елда алар өчен төрле чаралар үткәрелде: Раштуа бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көне, Өлкәннәр көне, инвалидлар көне, яңа елны каршылау, Картлар йорты өчен традициягә әверелгән Сабантуй бәйрәме (табигать кочагында). Әлеге бәйрәмнәрнең барысында да бәйрәм табыннары һәм Картлар йорты хезмәткәрләре көче белән мәдәни программалар оештырыла. Шулай ук безгә РМЙ, район мәктәпләре, "Селяночка" ветераннар хоры, балалар сәнгать мәктәбе, Ленинодан "Сурэкэ" коллективлары, шулай ук китапханә, кино челтәре хезмәткәрләре мәдәни-күңел ачу программалары әзерләп киләләр. Картлар йортында яшәүчеләр өчен төрле экскурсияләр оештырыла (мисал өчен, Чистайга, Зирекле музейларына).
-Картлар йортында үткән елда нинди уңышларга ирешелде? Быелгысы елга нинди бурычлар куелды?
-Үткән елда Картлар йорты "Озын гомер: активлык һәм иҗат" дип аталган программа белән республика конкурсында өченче урынны яулады, шулай ук район юбилеена туры китерелгән үзешчән сәнгатьнең район конкурсында да өченче урын алды. Өлкән медицина шәфкать туташы социаль яклау учреждениеләрендә эшләүче урта медицина персоналы арасында үткәрелгән республика зона конкурсында 3 урынны яулады, моннан тыш Картлар йорты коллективы райондагы спорт ярышларында да катнаша.
2013 елда грант акчаларына ("Витаминнар - ел әйләнәсенә" проекты) теплица төзелгән, хәзер өстәлләрендә һәрчак яшел тәмләткечләр тора.
2014 елда Картлар йортында төп бурыч булып "Кулай мохит" федераль максатчан Программа кысаларындагы чараларны тормышка ашыру тора.
Сорауларны
Ольга ИВАНОВА бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев